Койрыкта мыни хикмәт! Класс сәгате

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Башлангыч класс укучылары өчен класс сәгате

Тема: Койрыкта мыни хикмәт!

Максат: Тормышта “Юлда йөрү кагыйдәләре”н яхшы белүнең никадәр мөһим булуына инандыру. Үзара дус-тату һәм бер-береңә ярдәмчел булу кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү. Әхлак тәрбиясе бирү.

Материал: “Юлда йөрүкагыйдәләре” папкасындагы материаллар; Н.Н.Гайнетдинованың үзе иҗат иткән “Койрыкта мыни хикмәт!” әкият-шигыре.

Җиһазлау: Юл тамгалары, уенчыклар: төлке кызы, керпе малае һәм куян кызы.(уенчыкларны катыргыдан кисеп ясарга да мөмкин)

I. Оештыру эшләре.

1. Класс бүлмәсе бизәлә: “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?”- китап һәм рәсем күргәзмәсе; юл тамгалары, йомшак уенчыклар.

II. Кереш әңгәмә

- Балалар, бүгенге класс сәгатенә безгә кунак булып урман җәнлекләре килде.(танышу)

Төлке кызы: Мин төлке кызы – Йомшаккай.

Керпе малае: Ә мин керпе малае – Энәле.

Куян кызы: Таныш булыгыз, бу мин – куян кызы – Аппаккай.

- Балалар, аларның безгә сөйләр сүзләре, җиткерергә теләгән теләкләре бар. Игътибар белән тыңлыйк әле!

III. “Койрыкта мыни хикмәт!”

әкият-шигыре өстендә эш. Шигырьне 1-2 класслар өчен укытучы үзе укый Һәм кунаклар булып “сөйләшә”. 3-4 класс укучылары курчаклар роленә үзләре тартыла.“Койрыкта мыни хикмәт!”Яшәгән ди, җәнлекләрБик матур бер аланда.Урнашкан икән бу аланЕрак түгел каладан.

“Балакаем, күз нурым син,Инде аңладың, димәк.Исән-имин булу өченЮлда йөрү кагыйдәсенЯхшы белергә кирәк!”

IV. Йомгаклау

1. “Сорау-җавап” әңгәмәсе

- Бик матур урман аланында кемнәр яшәгән?

- Дәресләрдә ниләр белән шөгыльләнгән алар?

- Ни өчен алар шәһәргә кибеткә барырга булганнар?

- Төлке кызы Йомшаккай нинди бәлага юлыккан?

- Ни өчен менә нәкъ Йомшаккай керә язган машина астына?

- Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

2. Укытучы: (балаларның җавапларын гомумиләштерә)

Димәк, куян кызы Аппаккайның әнисе дә “Койрыкта мыни хикмәт!” дип кызын тынычландыра. Тышкы матурлык белән генә бер нишләп тә булмый. Дусларың арасында беркайчан да мактанмаска, иптәшләреңнең фикерен тыңлап, киңәшләренә һәрчак колак салырга кирәк.Шаянкай беренчедән, мактанчыграк булса, икенчедән куян кызының киңәшен тыңламаган. Юлда йөрү кагыйдәләрен дә төгәл үтәмәгән.

Димәк, исән-сау булып, матур, акыллы кызлар-егетләр булып үсеп җитәр өчен юлда йөрү кагыйдәләрен яхшылап өйрәнергә һәм төгәл үтәргә кирәк.V. “Нинди? Кайсы?” уены (юл тамгаларын тану)

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 36.5 Kb
Количество скачиваний: 8
Просмотров: 103

Похожие материалы