Минем шәҗәрәм

Предмет: История
Категория материала: Конспекты
Автор:
Минем шаҗәрәм. Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел.    Бу шигъри юллар юкка гына җыр сүзләренә әйләнмәгәндер.    Һәрбер кеше үзенең үткәнен белмичә, киләчәге юк, дип уйлыйм мин.    Мин үземнең әнием туганнары ягын тикшереп карыйсым килә. Җиде буын әби-бабайларын тикшереп бетерә алмасам да, белгәннәремне, бабамның әнисеннән – карт әбиемнән, ишеткәннәремне әйтәсем килә.    Кеше гомере бик тиз үтә - дип сыйли минем әби, кеше яхшылыктамы, начарлыктамы яши, ләкин гомер – аккан су кебек, үтә дә китә.    Карт әбиемнең әтисе, Нуриев Гарип коллективлашу вакытында Түбән Мактама авылында халык ачлыкка ингтегеп яшәгәнен күреп, Гарип бабай колхоздан һәрбер йортка бер стакан он тарата.    Бу уе аның чынга аша, чөнки балалар ачлыктан шешенеп үлүләрен күрә алмый.    Он тарата башлау белән, Гарип бабайга, ярты сәгать вакыт эчендә Әлмәткә килеп җитәргә кушыла. Бу аның өйдән бөтенләйгә китүе була. Ул Бөгелмә шәһәрендәге төрмәдә үпкәсенә салкын тиеп үлә. Бүгенге көндә Түбән Мактама бистәсенең бер урамы аның исемен йөртә.    Аның хатыны һәм биш баласы ятим кала. Оркыя әби, карт әбиебезнең әнисе бөтен көчен балаларын үстерүгә, кеше итүгә багышлый. Көн дими, төн дими, эшли дә эшли. Көн артыннан көн үтә, авырлыклар белән үсеп, балалары кул астына керә башлый.    Мисбах исемле малае Бөгелмәгә ат белән йөреп укый башлый, аның теләге белем алу була. Шулай йөри – йөри ул минингит белән авырый башлый һәм тиздән вафат була.     Инде бу кайгыны ничек күтәрергә дигән көннәрдә, Бөек Ватан сугышы башлана, һәм икенче малае үзе теләп, яшен зуррак күрсәтеп, сугышка китеп бара. Бу малае да исән – сау кайта алмый. Ике кызы һәм улы белән яши Оркыя әби.    Кызы Асия Бөгелмәдә укытучылык курсы тәмамлап, Тайсуган авылында укыта башлый һәм шунда ук Габделхак исемле егеткә кияүгә чыга. Бүгенге көндә Мактама бистәсендә яшиләр, аларның ике кызы һәм бер уллары матур гына әти-әниләренә ярдәмләшеп яши.    Улы Мидхәт укып, Зәйнәп исемле тыйнак, сөйкемле кызны очрата һәм тату гаилә корып җибәрәләр. Аларның ике уллары туа. Бүгенге көндә Мидхәт абый инде вафат. Ә Рафаил һәм Рөстәм абыйлар Әлмәттә яшиләр, аларның үз гаиләләре, балалары бар.    Мәлләфә әби, карт әби, дип йөрибез без аны, аңа яшьләй колхозда күп көч куярга туры килә. Бик ягымлы, сөйкемле була безнең әбиебез, шуңадыр да аны Әдһәм исемле авыл егете кулыннан ычкындырмый. Алар өйләнешеп, өч балалары : ике малай һәм бер кыз туа. Ләкин карт әбиебез 32 яшендә аяксыз кала. Өч бала һәм гәрип хатын тәрбияли карт бабабыз.    Шушы балаларның берсе – безнең бабабыз  Нияз. Ул әниемнең әтисе. Нияз бабабыз гомер буе нефтяник булып эшли. Бүгенге көндә алар әбиебез Рәзинә белән лаеклы ялда. Алар үз балалары Илшат һәм Гүзәлиягә, оныкларына һәрвакыт ярдәмләшеп яшиләр.    Мин уйлыйм, безнең әби- бабай кебек тату гаиләдә үскән балалар да бик бәхетле дип. Мин моңа инанып яшим, чөнки үзебез дә бәхетле гаиләдә үсәбез. Әни әйтә: “ Безнең бәхеткә күз генә тимәсен”-ди.    Без үзебез дә исән – сау үсеп, әти-әниләребез кебек гаилә корып, бәхетле яшәсәк иде һәм әлбәттә, ата- ананы хөрмәт иткән бала гына бәхетле буладыр бу җирдә.    Тәүфиклы, бәхетле, акыллы булып яшик!  
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 25.5 Kb
Количество скачиваний: 21
Просмотров: 115

Похожие материалы