План кружка» Сәхнә йолдызлары»

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:
План кружка «Сәхнә йолдызлары» на 2013/14 уч. год.    Сүз – кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер культуралы кеше өчен зарури.   Әлеге “Сәхнә йолдызлары ” түгәрәге программасы шушыларны истә тотып төзелде.    Татар теле буенча оештырылган түгәрәкләр  – бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, уйлау сәләтен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.   Мин үзем рус мәктәбендә эшлим. Билгеле булганча, мондый мәктәпләрдәге балалар күбрәк рус телендә сөйләшәләр, фикер алышалар. Татар теленнән өстәмә белем бирү дәресенә укучыларны тарту өчен, бу очракта, укытучыдан бик күп көч, методиканы белү, балаларның шәхси кызыксынуларын өйрәнүне таләп итә. Бу программаны  мин түбәндәге шартларны искә алып төзедем     Сәнгать халык байлыгы, ул аның тормышы, кызыксынулары, теләкләренә бәйле. Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы.
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 118.5 Kb
Количество скачиваний: 7
Просмотров: 122

Похожие материалы