Разработка урока по татарскому языку"Алмашлык"(Местоимение)

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

                   АЛМАШЛЫК. АЛМАШЛЫК ТӨРКЕМЧӘЛӘРЕ

Дәреснең максатлары:

1) укучыларның алмашлык һәм алмашлык төркемчәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

 2) укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

 3) төрле милләт вәкилләренә, кешеләргә карата толерантлык (сабырлык, шәфкатьлек, игелеклелек) тәрбияләү.

Дәрес төре: кереш дәрес (яңа материалны аңлату)

Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, уен,карточкалар белән эш, проблемалы сорау, тренинг,ребус чишү, төркемнәрдә эшләү, синквейн, күнегүләр башкару һ.б.

Кулланылган методлар:өлешчә эзләнү (эвристик) һәм Ә.Рәхимовның “Иҗади үсеш” технологиясе

Җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге (Н.М.Максимов, М.З.Хәмидуллина, 6 нче сыйныф), җөмләләр язылган карточкалар, ребус, аудиоязма, перфокарта, мультимедиа проектры, тест,  тема буенча презентация.

Дәрес планы:

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

2 мин

2

Актуальләштерү  (дуслык, толерантлык турында әңгәмә)

5 мин

3

Төп өлеш (теманы өйрәнү, ребус чишү, кагыйдәне модельләштерү, “Алмашлык төркемчәләре”  турында әкият тыңлау һ.б.)

 

15 мин

4

Ныгыту (төркемнәрдә эшләү, күнегүләр башкару, карточкалар, перфокарталар белән эш һ.б.)

 

20 мин

5

Өй  эше (1 вариант – 239нчы күнегү, 141нче бит – бирем буенча;

2 вариант – алмашлыклар кулланып күрше шәһәрдә яшәүче дустыгызга хат языгыз;

3 вариант – алмашлыклар кулланып “Минем дустым” темасына кечкенә хикәя язарга)

1 мин

6

Йомгаклау

2 мин

 

Дәрес барышы:

I. Оештыру моменты:

- Хәерле көн, укучылар! Бүген без татар теле дәресен төркемнәргә бүленеп үткәрербез. Сез миңа ярдәм итәрсез, матур җаваплар бирерсез, дип ышанып калам. Иң әвәл исәнләшик әле. Бүген без Сезнең белән төрле милләтләрнең бер-берсен сәламләвен (испаннар, инглизләр, руслар, татарлар) кулланырбыз.

II. Актуальләштерү:

- Укучылар, игътибар белән тактадагы эпиграфка карагыз әле. Сез аны ничек аңлыйсыз?

- Ә толерантлык сүзен Сез ничек аңлыйсыз? Аңа нинди синонимнар табып була?

III. Төп өлеш:

1)  Укучылар, мин Сезгә хәзер җөмләләр язылган карточкалар таратам, ә Сез анда төшеп калган сүзләрне куярсыз?

-Укучылар, нинди сүзләр төшеп калган?

Алар нинди сүз төркеменә карый?

- Чыннан да, шулаймы икән? Тактадагы ребусны чишик әле. Татар телендә кулланыла торган хәрефләрне сызып барыйк.

Һ а ә ң л м җ а ү ш л ы ө к

- Алмашлык русча ничек була?

- Укучылар, ә хәзер тактада бирелгән текстны укып чыгыгыз әле.

Марат мәктәптә бик тырышып укый.

Марат мәктәптә бик тырышып укый.

Марат – 6нчы сыйныф укучысы.

Ул – 6нчы сыйныф укучысы.

Маратка 12 яшь.

Аңа 12 яшь.

Маратның дуслары күп.

Аның дуслары күп.

 - Укучылар, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

- Әлеге алмашлыклар нинди сүз төркемен алмаштырып килгән?

- Ә хәзер әйтегез әле  кайсы текст матуррак яңгырый? Нигә? Әлеге сүзләр нинди җөмлә кисәге булып килгән?

- Димәк, укучылар, алмашлыкларның төп вазыйфасы нидән гыйбарәт?

Алмашлык

алмаштырып килә

җөмләдә ия, тәмамлык, аергыч

кабатлаулардан коткара

- Ә хәзер 3 төркемдә дә бергәләшеп алмашлыкның кагыйдәсен языйк.

Дәреслек белән эш.

- Әйдәгез, дәреслекне ачып кагыйдәне укып чыгыйк, без берни дә төшереп калдырмадыкмы икән? (140нчы бит)

- Димәк, алмашлык исемнәрне генә түгел, сыйфатны, сан һәм рәвешне дә алмаштырып килә торган сүз төркеме икән. Укучылар, шунсын да әйтергә кирәк алмашлыклар җөмләдә шулай ук хәбәр дә, хәл дә булып килә алалар. Кагыйдәләрегезне тулыландырып куегыз.

- Ә хәзер, алмашлык турында бер әкият тыңлап китегез.

Борын-борын заманда алмашлыкның бер дусты да булмаган, аңа бик күңелсез, ямансу булган. Көннәрдән бер көнне юл юлга, дуслар эзләргә чыккан, атнаның һәр көнендә ул үзенә яңа дуслар тапкан, шул көннән башлап ул дусларыннан бер дә аерылмый, алар белән гел бергә икән, гел бергә булганга әлеге дусларны алмашлыкның төркемчәләре дип атаганнар.

- Әйтегез әле,  укучылар, атнада ничә көн? Димәк, алмашлыкның ничә төркемчәсе бар? Дөрес, укучылар, алмашлыкның мәгънә ягыннан җиде төркемчәсе бар.

- Тактага карагыз, анда алмашлыкның төркемчәләре  бирелгән. Укучылар карагыз әле, зат, сорау, күрсәтү алмашлыкларының  сүзләре буталып беткән, аларга ярдәм итик әле, буталган сүзләрне үз ияләренә дөресләп кайтарыйк (мин, кем, нинди, нишли, бу, теге, шул, әнә).

 

Физкульттәнәфес.

- Бик әйбәт. Ә хәзер мин Сезне уенга чакырам. Парлашып бер-берегезгә карап басыгыз, Һәм минем арттан кабатлагыз.

Менә мин нинди үстем,

Син дә шактый үскәнсең,

Менә минем күзләрем,

Менә синең күзләрең,

Менә минем сул кулым,

Менә минем уң кулым,

Уң кулларны бирешик

Булырсың минем дустым.

- Рәхмәт, укучылар. Әлеге уенда без Сезнең белән алмашлыклар кулландыкмы? Нидиләрне?

- Бик әйбәт. Ә хәзер мин Сезгә нәни генә бер җыр тыңларга тәкъдим итәм. Җырны игътибар белән тыңлагыз, кулланылган алмашлыкларны язып алырга тырышыгыз, аннан бергәләп без аларның төркемчәләрен билгеләрбез.

- Укучылар, җырда нәрсә турында сүз бара? Җырлаучының дуслары нинди милләттән? Ә Сезнең дусларыгыз бармы? Алар нинди милләттән? Сез алар белән нинди телдә аралашасыз?

IV. Ныгыту:

                               Тест

1. Алмашлык нинди сүз төркеменә карый?

 1) модаль сүз төркеменә

2) мөстәкыйль сүз төркеменә

3) бәйләгеч сүз төркеменә

2. Алмашлыкның  ничә төркемчәсе бар?

             1) өч

             2) дүрт

             3) биш

             4) җиде

3. Бу, теге, әнә, шундый, тегеләй, болай – нинди алмашлыклар?

            1) билгеләү алмашлыклары

             2) күрсәтү алмашлыклары

             3) сорау алмашлыклары

              4) тартым алмашлыклары

4. Алмашлык җөмләдә

              1) ия, хәбәр, тәмамлык

              2) аергыч, хәл, хәбәр

              3) ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл

4) аергыч, тәмамлык, хәл

булып килә

V. Өй эше:

1 вариант – 239нчы күнегү, 141нче бит – бирем буенча;

2 вариант – дуслык турында, алмашлыклары булган, 5 мәкаль, яки әйтем язып килергә;

3 вариант – алмашлыклар кулланып күрше шәһәрдә яшәүче дустыгызга хат языгыз.

VI. Йомгаклау:

- Укучылар, Сез төрле милләттән дусларыгыз барлыгын әйттегез. Барлык милләтләр дә кайда яши? Ә җир шары нинди? Әйдәгез без дә түгәрәккә басыйк, бер адым алга атлыйк, бер-берегезнең җилкәләрен тоясызмы? Мин Сезгә киләчәктә дусларыгызның җилкәсен тоеп, кирәк чакта үзегез дә дусларыгызга җилкәгезне куярдай кешеләр булырсыз, дип ышанып калам.

- Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 26.82 Kb
Количество скачиваний: 8
Просмотров: 102

Похожие материалы