Рәхмәтемнең иң олысы Сиңа әлифбам!
Предмет:
|
Начальные классы
|
Категория материала:
|
Другие методич. материалы
|
Автор:
|
Гузаирова Ляйсан Габдуллазяновна
|
Здесь была ссылка на работу Рәхмәтемнең иң олысы Сиңа әлифбам! автора Гузаирова Ляйсан Габдуллазяновна.
Ссылка на нее удалена по требованию посредника Инфоурок.
Если вы являетесь автором этой работы и хотите подтвердить её публикацию на этом сайте,
.
ТЕМА. “Рәхмәтемнең иң олысы сиңа,Әлифбам!” 1 нче укучы. Шушы залга җыелган күк Табигатьнең бар яме. Бүген хисләр чәчәк ата. Бүген Әлифба бәйрәме! 2 нче укучы. Матур итеп киендек Бүген бәйрәмгә килдек Сезне күргәч, кунаклар Шатландык та, сөендек 3 нче укучы. Әлифбаны тәмамладык Без җыелдык бәйрәмгә Шатлыгыбыз эчкә сыймый Ничек сезгә сөйләргә? (Кыңгырау тавышы ишетелә. Залга күңелсез генә Әлифба китабы керә.) 1 нче укучы. –Кара әле, бәйрәмгә кемдер килә. Әлифба. Озын алка тактым да, Матур күлмәк кидем дә, Алтын ачкычымны алып Сезнең янга чаптым. (Аптырап ачкычка карап тора) Ой,оныттым!Кемгә тапшырырга тиеш әле мин бу ачкычны! Малайлар,кызлар...(Елый) Әминә.Монда мин,әлифба дус,нәрсә булды? Әлифба.Ә-ә мин,мин оныттым,ачкычны кемгә бирергә икәнен оныттым. Әмир.Тылсымлы ачкычның йозагы да булырга тиеш. Әлифба.(Йозак күреп ,аны ачарга бара башлый) Ә-ә хәзер... Әмир.Юк,юк,ул йозакны син үзең генә ача алмыйсың. Карга.Эххе-эххе,шундый ялтырый,моны эләктерергә кирәк. Әй,зыялы Әлифба китабы, тукта,син кайсы мода журналыннан төштең,кулыңда нәрсә ул,бир тотып карыйм! Әлифба.Юк-юк,мин аны сиңа бирә алмыйм.Мин аны үземә алмашка килүче –әдәби уку китабына бирергә тиеш. Карга (Уйлана) Тәк-тәк,ярар,шулай да булсын.Ул миңа кирәк тә түгел,әйдә уйнап алыйк.Син ул ачкычыңны яшереп куй,ә мин эзлим. Әлифба. Юк,минем уйнарга вакытым юк. Карга .Алай булгач,мин чупа-чупс яшерим.(Яшерә.Әлифба эзләгән арада,карга ачкычны урлый.) Әлифба.Их,мин ,аңа ышандым,инде нишлим? Куян кызы. Ой,үләм,нишләп елап утырасың? Кара инде син моны... Әлифба. Карт тирәктә яшәүче карга-Каркарус явыз,тылсымлы ачкычны урлады. Куян кызы. Кайгырма,дустым, борчылма. Синең кебек белем капчыгына елау бер дә килешми. Әлифба.Ничек инде борчылмыйм,минем бит ул ачкычны 1 сыйныф укучыларын шигырьләр,әкиятләр,табышмаклар белән таныштыручы –әдәби уку китабына бирәсем бар. Куян кызы. Бик дөрес әйтәсең. Әлифба дус,анысы шулай инде. Ә менә ачкычны ничек табасы? Әлифба. Ә,ә мин уйлап таптым, карга бит ул бәлеш ярата.Хәзер итле бәлеш алып килүем булыр,карга авызын ачып килеп тә җитәр. Куян кызы.Вәт менә бу идея! Ә бәлешне каян аласы? (Уйлана) Әлифба. Минем Әмир белән Әминә дусларымның дәү әниләре бик оста итеп итле бәлеш пешерә, мин хәзер бәлешне алып килеп җитәм.Ә син шушы тирәдә уйный тор.(Әлифба кереп китә) (Куян кызы сикереп уйнап йөри). (Карга чыга,кулында ачкыч.) Куян кызы. Карга әфәнде синең кулыңда нәрсә ялтырый. Бигрәк матур әйбер.Сиңа каян килде ул? Карга. Синнән яшереп булмый инде,мин аны Әлифбадан урладым. Алайса бик кәперәеп йөри. Имеш ул кызларны-малайларны укырга өйрәткән. Куян кызы. Синеке шул булыр инде,кайда ялтыраган әйбер күрәсең барсын да үзеннеке итәсең килә. Кеше әйберенә кагылырга ярамаганлыгын әниең бер дә әйтмимени соң? Карга. Менә үзем дә үкенеп бетә алмыйм. Шулай шул бу нәрсә миңа нәрсәгә инде.Ни ашарга,ни кияргә ярамый. Куян кызы. Карга әфәнде бир син аны хуҗасына. (Шулвакыт бәлеш күтәреп Әлифба керә) Әлифба.(Карганы күреп) Карга ...син дә монда мени,менә Әминә белән Әмирнең дәү әниләре итле бәлеш пешергән,әгәрдә минем ачкычымны бирсәң,син дә сыйланырсың. Карга. Мин бик тә ачыккан идем,үлепләр китәм инде шул итле бәлеш өчен..... Мә, Әлифба ачкычың үзеңгә булсын. (Әлифбага ачкычны бирә,Әлифба сөенә) Әлифба. Беләсезме,дусларым миңа бу ачкычны үземнең дәвамчым-әдәби укуга тапшырыр га кирәк.. (Шулвакыт әдәби уку керә) Әлифба.Кадерле Әдәби уку менә бу тылсымлы ачкычны сиңа тапшырыр чак җитте.Бу ачкыч бик күп сынаулар үтте. Уку елы дәвамында яхшысы да ,яманы да күп булды. Миңа кыен вакытта шушы тылсымлы ачкыч ярдәмчем булды. Мә ал бу ачкычны.Киләчәктә сиңа да тылсымлы ачкыч юлдашчың булсын. (Әлифба кереп китмәкче була. Шулвакыт Әмир белән Әминә каршы чыгалар.) Әминә.Әлифба дус, балаларның сиңа әйтер сүзләре бар. Әмир.Әйе шул, Әлифба ,балаларның сине тиз генә җибәрәселәре килми. Бәйрәм укучылар түгәрәктә өйрәнгән биюләр,җырлар белән дәвам ителә.
Тип материала:
|
Документ Microsoft Word (docx)
|
Размер:
|
34.09 Kb
|
Количество скачиваний:
|
37
|
Просмотров: 107
Похожие материалы