Сочинение на тему «Туган телем - иркә гөлем»

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:
Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә: И туган тел, и матур тел, Әткәм, әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны... булган горур милләт баласы мин. Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә чын күңелдән бирелгән. Чиста, саф татар телендә сөйләшәм, Татарстан җирендә яшим. Нинди генә сынауларга дучар булмаган минем халкым?! Тукай сүзләре белән әйткәндә: Күпме михнәт чиккән безнең халык, Күпме күз яшьләре түгелгән; Милли хисләр белән ялкынланып, Сызылып-сызылып чыга күңленнән. Сыналган-сыгылмаган, үз исеменә тап төшермәгән.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 15.66 Kb
Количество скачиваний: 82
Просмотров: 227

Похожие материалы