Спорт сөям бит мин, яратам!
Предмет: | Другое |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Ибрагимова Люция Фаридовна
|
Спорт сөям бит мин, яратам!
Әти,әни һәм мин спорт сөюче гаилә. (уртанчылар төркемендә әти,әниләр белән берлектә үткәрелгән күңел ачу кичәсе)
Максат:
Җиһазлау: кечкенә һәм зур туплар, кыршаулар, кеглилар, гимнастик таяклар. Кичә барышы.
Тәрбияче: Бергә җыелганбыз икән Нигә күңел ачмаска.
Әти-әни,улы,кызы, Ник бергә ярышмаска? Балачакка кире кайтып Туйганчы уйнамаска? Кадерле балалар,әти-әниләр ,без бүген сезнең белән җитезлектә,көчлелектә,тизлектә сынашырга җыелдык.Әйдәгез,кичәбезне башлыйк.(җиңүчене билгеләр өчен жюри сайлау)
Ераклык:
Очколар кыршауга кергән һәм тигән туплар санынча.
2.”Футболист” (әтиләр өчен)
Тупка арты белән баса,күз бәйләп 5 адым китә һәм борылып килеп тупка тибә.
Очко:тупка -5,тупка типмәсә-4,читкә китсә-3.
3 .Күз бәйләп кеглилар арасыннан йөрү,(әниләр өчен)
Очко:дөрес эшләсә,егылмаган кегли санынча.
4. Кеглилар арасыннан туп йөртү.(әтиләр өчен)
Очко:вакытка .Кем тизрәк килә.
5. Кыршау әйләндерү (әниләр өчен)
Очколар вакытка карап бирелә.
6. Кулларны артка куеп,идәнгә утырмыйча идәндәге кечкнә тупны кул белән алу.(балалар өчен)
7 .Эстафета.”Бәрәңге утырту”
Билгеләнгән арага барып әни бәрәңге “утырта”,ул килгәч әти барып җыя;бала барып утырта,әни барып җыя.
8. Әтиләргә таяк тартышу.
9. Эстафета.”Пингвиннарча” йөгерү.
Тездән өскә туп кыстырып,билгеле араны йөгереп үтү,сикереп йөрергә ярамый.Очколар алдагы ярышлардагы кебек.
10. Эстафета.
Кыршау эчендә йөгерү.1- Билгеләнгән араны кыршау эчендә әти йөгереп барып килә.2- Әти кыршау эчендэ әнине алып барып килә.3- Кыршау эчендә өчесе бергә барып киләләр.Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгели.Командаларны бүләкләү.Бәйрәм чәй табыны янында тәмамлана.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 16.25 Kb |
Количество скачиваний: | 5 |