Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу компетенциясен үстерү.

Предмет: Директору-завучу
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Татарстан Республикасы мәгариф сәясәтенең төп бурычы –иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Икетеллелек (билингвизм) һәм күптеллелек (полингвизм) кешеләрнең аралашуы өчен зур әһәмияткә ия булып тора, этнослар арасындагы төрле каршылыкларны кисәтә, халыклар дуслыгын ныгыта.Тик рус мәктәпләрендә бу икетеллелек проблемаларын чишүдә түбәндәге каршылык күзәтелә:бер яктан, бүгенге көндә  җәмгыятьтә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә социаль  ихтыяҗ артса, икенче яктан, рус балаларында татар телен икенче тел буларак өйрәнүгә теләк, уңай омтылыш юк, традицион укыту системасы аларның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерми. Алар, унбер ел буена тел һәм әдәбият өйрәнеп тә, татарча иркен сөйләшә алмыйлар,  яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткән “Мин бурычлы яки тиеш булган өчен түгел, ә белемсез мөмкин түгел икәнен аңлаганга укыйм” дигән фикергә өстенлек бирмиләр. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Мәдәниара диалогка оста, социаль  компетентлы, толерантлы, иҗади һәм фәнни фикергә ия булган шәхесне ничек тәрбияләргә? Мин, рус мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, бу проблемаларны чишү юлы итеп – уку-укыту эшчәнлегендә шәхескә кагылышлы, метапредмет, предмет нәтиҗәлегенә ирешүдә ярдәм иткән инновацион технологияләрне куллануда күрәм. Шуңа күрә дә мин “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати коммуникатив технологияләр аша аралашу күнекмәләрен үстерү”  дигән методик тема өстендә эшлим. Тик шуны да истә тотам: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә,  инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала.

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 32.73 Kb
Количество скачиваний: 21
Просмотров: 164

Похожие материалы