Татар теленнән сүзлек диктантлары җыентыгы

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

"Балаларның грамоталы язуына ирешү- катлаулы һәм дәвамлы хезмәт

Укучыларда дөрес язу күнекмәләре формалаштыру беренче сыйныфтан башлана. Дүртенче сыйныфны тәмамлаганда, бала авазларны дөрес хәреф белән белдерә ала, өлешчә орфографик кагыйдәләр белән таныш була. Ә бишенче сыйныфтан башлап, орфографик һәм орфоэпик кагыйдәләр өстендә эш һәр дәрестә һәм системалы алып барыла башлый.

Орфограммаларны үзләштерү һәм ныгыту өчен дөрес язу кагыйдәсен белү генә җитми. Аны гамәли яктан да ныгытырга кирәк.

Урта мәктәптә грамоталы язарга өйрәтүдә язма эшләрнең күп төрләре кулланыла:

  • хәтер,
  • сүзлек диктантлары,
  • искәртмәле,
  • аңлатмалы,
  • тикшерү,
  • сайланма,
  • күрмә,
  • иҗади һәм контроль диктантлар.

Дөрес язу күнекмәләре формалаштыруда иң актив кулланылганы – сүзлек диктантлары. әлеге сүзлек диктантлары җыентыгы укучыларның грамоталы язуына ирешү максатын күз алдында тотып төзелде. Укучыларны өйрәнелгән билгеләмәләрне һәм кагыйдәләрне, шулай ук үзләренә таныш булган терминнарны дөрес файдаланырга өйрәтү бурычлары куелды. Җыентыкка кертелгән диктантларда татар телендә булган әйтелеш белән язылыш арасындагы аермалыкка, татар алфавитының үзенчәлекле хәрефләре кергән сүзләргә һәм язма эшләрдә очраган типик хаталарга игътибар ителде.

Диктантлардагы сүз саны нигездә программа таләпләренә туры килә. Беренче дәрестә, сүзлек диктантына укучыны әзерләү өчен, орфограммалар төшереп калдырылган сүзләр һәм аларның кагыйдәләре бирелә. Алар атна буена һәр дәреснеә актуальләштерү этабында кабатланыла. Нәтиҗәдә укучы бирелгән сүзләргә һәм кагыйдәгә өч – дүрт тапкыр мөрәҗәгать итә. Дүртенче дәрестә шул типтагы сүзләр әйтеп яздырыла, кагыйдә тагын бер тапкыр искә төшерелә һәм алдагы диктантка әзерләнү өчен яңа сүзләр бирелә. Һәр диктант өчен сүзләр, мәсәлән, 1, 2, 3 нче номерлар белән күрсәтелде.

Ел дәвамында мондый диктантлар саны егермегә җитә. Көтелгән белем нәтиҗәләре:

  1. грамоталы язу күнекмәләре булдыру;
  2. өйрәнгән кагыйдәләрне кулана белергә өйрәтү.
Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 336.5 Kb
Количество скачиваний: 19
Просмотров: 118

Похожие материалы