«Тукай халкым күңелендә»

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Яр Чаллы шәһәре 51 нче урта мәктәбе

Тукай-халкым күңелендә!

Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль кичә.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, стенада Тукайга багышланган плакатлар,Тукай портреты, өстәлдә матур чәчәкләр.Сәхнәдә яшь Тукай үзе. Салмак кына “Туган тел” көе яңгырый. Тукай өстәл янында нидер яза, сызып ыргыта, тагын нидер яза башлый. Залга килеп:-  Күңелемә шундый бер моң килә... Ул шундый якын, шундый ләззәтле.

Мин ачык аңлыйм: минем бу шигырем атам- анам кебек, минем яраткан милләтем, Ватаным кебек үк ниндидер бер кадерле әйбер турында. Җаныма кадерле телем бар бит минем: минем туган телем! И Туган тел, и матур тел, әткәм - әнкәмнең теле!Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.

Мин әтием Мөхәммәтгарифны белмим. Миңа 5 айлар чамасы булганда, ул бу якты дөньялардан мәңгелеккә киткән. Әнием мине туган телемдә бишек җырлары җырлап, матур көйләр көйләп , үзенең ак теләкләрен тели- тели, белгән догаларын укый- укый, бишеккә салгандыр...

Ничек инде бу турыда язмый калдырып була?!Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбием хикәят сөйләгән.И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

Сәхнәгә Ана чыга, ул “Бишек җыры” башкара.

-Мин тугыз яшемә тикле авылда яшәдем.Авыл малайлары белән су буенда, балыкта.  Печән җитсә-мин дә печәндә. Аунасаң- чәчәге ияреп кайта, исе ияреп кайта. Урагы җитсә- миндә урак җире өстендә. Сәгъди абыйда яшәгән вакытым минем иң бәхетле балачагым булгандыр.

“Исемдә калганнар” әсәреннән өзек укыла (Кырлай чоры)

-Олы юлга , сәфәргә җыенучы кеше юлына җитәрлек дәрәҗәдә азык хәстәрләргә тырыша. Мин дә Казан артыннан Җаекка киткәндә, үзем белән җитәрлек рухи азык алып чыктым.  Кая гына барсам да мине Кырлай урманының “Шүрәлеләре”, инеш- елгасының “Су аналары” озатып бардылар.

“Шүрәле” сәхнәләштерелә.

-Кадерле Газизә апам! Менә мин Казанда! Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый. Тагын әйтәм, дус- иш бик күп. Күңелле, укыган кызлар белән дә танышырга туры килде. Газеталар күп.  Китаплар көн саен чыгып тора. Укыйбыз, үзебез дә язабыз. Әле бу арада тагын бер зур шигырь китабы яздым. Монысы, һәртөрле  буяулы сурәтләр илә бизәлеп, балаларга бүләк өчен язылды. Тиздән басылып чыгачак. Чыккач та сезгә дә җибәрермен...

“Пар ат” җыры башкарыла.

-“Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.” Минем язмышым – халкым язмышы. Мин халкымның һәр сулышы, һәр сөенече, һәр көенече берлә бергә яшим. Халкымның үткәне гүзәл, киләчәге дә михнәтле булмас.

Рәхмәт сиңа, сөекле халкым минем! Каян килгән моның хәтле көч? Ул көч- халыкта, туган җирдә. Тукай- халкым күңелендә.

“Әллүки” көе астында “Милли моңнар “ шигыре укыла.

Сәхнәгә 2 алып баручы чыга:Икенче апрель көне бөтен татар милләтен бөек шагыйрь рухыннан, 4 апрель аның салкын тәненнән аера...(Әхмәтгәрәй Хәсәнинең “Казанда 4 апрель” истәлеге укыла.2 алып баручы: Көтмәгәндә, кайгы салды безгә бу көндә фәләк:Әй сөекле яшь шагыйрькәй, син югалдың иртәрәк.Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңелендә син,Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син...Һичвакытта чыкмас истән  монда калган эшләрең, Һәрвакыт сөелеп укылыр бар “күңел җимешләрең”.

Әкрен генә З.Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый, шигырь укыла.
Г.Афзал “Йөрәгемдә йөртәм сине”.

Тукай- остаз, Тукай- шагыйрь, Тукай- ага,Кызыл гөлләр башын игән сиңа таба;Идел суы, синең яннан узган чакта,Дулкыннарын әкрен генә ярга кага.Җырларыңа хозурланып ил шатлана,Бүрек салып керәбез без җыр бакчаңа;Яшен белән сугарылган бу гөлләргәБаккан саен сабыйлардан җан сафлана.Күңелләрдә озак еллар, озак елларЯнып торган, уйнап торган нурларың бар;Туган халкым йөрәгенең ярасы син,Ил алдында ил күзенең карасы син;Токымнарның юлларында юлдаш булып,Халык белән мәңгелеккә барасың син.

“Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.

2 алып баручы: Ак кирәк, дип, пакъ, кирәк, дип,Җырлады, язды Тукай.Дәрт уятырга кешедәУянды, янды Тукай.Халкына бәхет эзләдеАвыр заманда Тукай.Өмет бәйләде туачакЯңа көннәргә Тукай.Җырлары белән мәңгегәЙөрәккә керде Тукай.Иң матур моңлы җырларынХалкына бирде Тукай.

Азатлык, дуслык илендәҺәркемгә кардәш Тукай.Һәрчак безнең белән бергә-Безнең замандаш Тукай.
Сәхнәгә укучылар күтәрелә. Алар Тукайга багышланган шигырьләр сөйлиләр.Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 36 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 73

Похожие материалы