Укыту – тәрбия эшендә милли-төбәк компоненты

Предмет: Логопедия
Категория материала: Конспекты
Автор:
Укыту – тәрбия эшендә милли-төбәк компоненты Һәр кеше үзе яши торган төбәкнең үзенчәлекләрен, табигатен, халкының гореф-гадәтләрен, тарих һәм мәдәниятен бик яхшы белергә тиеш. Милли төбәк компоненты укыту-тәрбия эшенең мөһим өлешен тәшкил итә. Милли төбәк компоненты халык һәм милләтнең үзенчәлекләрен, һәр халыкның рухи дөньясын, топонимикасын, телен,  мәдәниятен, тарихын чагылдырган укыту материалын үз эченә ала. Үзем укыта торган рус телле укучыларга белем-тәрбия бирү, аларда туган якка, аның халкына, табигатенә, туган нигезенә мәхәббәт тәрбияләү максатын күздә тотып, үзләре яши торган мөхитнең тарихын өйрәнү өчен, татар әдәбияты дәресендә рефератлар яздырам.  Дәреслекләрдә Татарстан, чит төбәктә яшәүче татарлар һәм туган ягыбызда яшәп иҗат итүче әдипләр, рәссам, композиторлар тормышы турында бик күп кызыклы темалар бар. Укучылар шул темаларга нигезләнеп, бик бай эчтәлекле рефератлар яза башладылар.  Араларында үзләренең эшләрен татар телендә яклаучылар да бар, чөнки өстәмә бишле билгесе алалар. Бу алым – кызыксындыру чарасы булып тора. Укучыларым башкалабыз Казанның, үзебез яши торган Түбән Каманың тарихи һәм истәлеле урыннары, туган җиребез буйлап җәелеп агучы зур елгалар турында илһамланып материал җыя башлады. Кайберләре мәгълүматны интернеттан гына түгел, шәһәребездә урнашкан китапханәләрдән дә эзләп тапты. Туган төбәгебезнең тарихын, шул җирлектә тупланган һәм буыннан-буынга тапшырыла килгән рухи мирасны, өлкәбездәге һәр төбәкнең үзенә генә хас йөзен, тарихи, рухи-әхлакый традицияләрен чагылдырган мәгълүматларны туплау яшь буынны халкыбызның үткәнен, бүгенгесен, киләчәген өйрәнергә, тормышыбызның рухи кыйммәтләренә битараф булмаска чакыра. 7 нче сыйныфта укучы балалар үзебез яшәгән – Түбән Кама шәһәрендә урнашкан химия, шина чыгару заводлары, шәһәр халкын транспорт белән тәэмин итүче предприятияләре, икмәк һәм сөт комбинатлары турында бик теләп язалар. Рефератларын яклаган вакытта үзләренең фикерләре белән дә бүлешәләр. Һәр эшнең уңай һәм тискәре яклары була. Укучылар үзләренең темаларын бүгенге көндә актуаль булу-булмавын дәлилләделәр. Мәсәлән, химия заводы шәһәр һәм республикабызга матди яктан зур ярдәм итсә, Түбән Камада яшәүче халыкның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Шәһәр халкын транспорт белән тәэмин итүче предприятияләр темасы буенча уңайлы шартлар тудыру өчен ниләр эшләргә кирәклеген дә дәлилләүчеләр табылды. Шәһәр эчендә йөрүче автобусларның сирәк йөрүе дә балаларны борчый. Еракта яшәүчеләр мәктәпкә соңга калып килүләрен шуның белән аңлаттылар. Дәрестә эшләнгән язма эшләрдән тыш укучылар белән шәһәребезнең йөзек кашы булган – Түбән Кама татар драма театрына барып, спектакльләр карыйбыз. Җәй айларында Болгар, Биләр,Свияжск утравына баруны планлаштырабыз. Милли бәйрәмнәр, тематик кичәләр, экскурсияләр, кызыклы шәхесләр белән очрашу укучыларның акыл, эстетик һәм иҗади яктан үсешенә, эчке дөньясын баетуга юнәлтелгән, дип уйлыйм. Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә укыту-тәрбия эшчәнлеген яңарту бара. Укытучылар алдына һәр шәхескә якын килеп тәрбияләү максаты куела. Дәрестә алган белемнәрен укучылар тормышта куллана белергә тиешләр. Мин дөрес юлдан барам, һәр укучым – аерым бер шәхес. Шуңа күрә, мин аларның һәркайсын аерым якын килеп укытырга, тәрбияләргә тырышам. Минем бурычым – гыйлемле, туган илен, җирен, телен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү.    
Тип материала: Неизвестен (jpg)
Размер: 1.85 Mb
Количество скачиваний: 1
Просмотров: 75

Похожие материалы