Урок для 3-4 классов по теме «Сулыкларны саклау»

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

3 – 4 класс укучылары өчен әйләнә-тирә дөнья фәненнән дәрес планы һәм конспекты

МАКСАТ:

  1. Сулыкларның үсемлекләр дөньясы белән таныштыру.
  2. Сулыкларда яшәүче җан ияләренең экологиясе һәм биологиясе белән таныштыру.
  3. Елга күлләрдәге тормышның кешеләр өчен дә мөһим булуын аңлату.
  4. Сулыкларны саклый өйрәтү.
  5. Табигатькә сак караш тәрбияләү.

ДӘРЕС ТИБЫ: Яңа тема өйрәнү.

ДӘРЕС ТӨРЕ: Информацион технология ярдәмендә әңгәмә -дәрес үткәрү. Иҗади биремнәр.

УКЫТУ МЕТОДЫ: Мәгълумат бирү, хәбәр итү, аңлату һәм уен элементлары белән эзләнүләренә ирешү.

ТӘРБИЯ МЕТОДЫ: Конкрет мисаллар аша табигатькә сак караш тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ: “Сулыкларны саклау” презентация,сулыкларда яшәүчеләрнең уенчыклары,рәсемнәре,Мөслим районының географик картасы, карточкалар,”Серле тартма”-күлдәге тормыш күренеше.

"ДӘРЕС ПЛАНЫ:

1.ОЕШТЫРУ,

2.АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ,

  1. Классны дәрескә әзерләү.
  2. Дәрес темасын ачыклау.

3.ЯҢА БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР ФОРМАЛАШТЫРУ,

  1. “Серле тартма-зәңгәр күл”
  2. Слайд буенча эшләү.
  3. Өйрәнгәннәр буенча сорауларга җавап.

4.ТЕМАНЫ НЫГЫТУ.

6 укучы карточкаларны укып таныштыра.

5. ФИЗМИНУТКА,

№3 нче комплекс. “Бакалар җыры” музыкасы астында.

6.ЕЛГА ҺӘМ КҮЛЛӘР КАРТАДА,

  1. Татарстан республикасында елгалар,күлләр.
  2. Мөслим районында елгалар һәм күлләр.

7. БЕЛЕМНӘРНЕ ТИКШЕРҮ.

Балык тоту уены- сорауларга җавап.

8. ЙОМГАКЛАУ.

Татарстан республикасы конституциясенең 55 нче статьясы.

9. ӨЙ ЭШЕ БИРҮ.

Елга- күлләрдәге тормыш сурәтләнгән 1 әкият укырга.

10. ИҖАДИ БИРЕМ.

“Төнбоек” сүзеннән ничә сүз төзеп була?

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 37.29 Kb
Количество скачиваний: 20
Просмотров: 167

Похожие материалы