Урок для начальных классов на тему: «Рухи-әхлак компоненты укытучының педагогик эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше.2009-2015 еллар өчен “Шәхес формалаштыру” һәм беренче сыйныфлар өчен “Радуга” муниципаль программаларын реализацияләү»
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Другие методич. материалы |
Автор: |
Шарифуллина Гульназ Валериановна
|
"Описание материала:
Гомер-гомергә укытучы өчен балага әхлак тәрбиясе бирү бик күп көч сарыф итә торган "хезмәт булды,ул укытучыдан рухи үзбиреш тәлап итте.
Кече яшьтәге укучыны тәрбияләүдә һәм үстерүдә укытучы шәхесе, әти-әнинең, зурларның йогынтысы көчле.
Шуңа күрә әти-әни, укытучы һәм җәмгыять тәрбиянең нәтиҗәсен даими контрольдә тотарга, уңышларын бәяләргә һәм алга таба дөрес юнәлеш бирергә тиеш.
Шулай итеп, әхлак үсеш проблемасы бүгенге көндә дә бик актуаль,әхлак тәрбиясе мәктәп тәрбия эшчәнлегенең үзәгендә булырга тиеш.
Яңа стандартлар буенча башлангыч гомум белем бирү учреждениеләре алдында җаваплы, чынбарлыкны дөрес бәяләүче, тирә-юньдәге кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып, үз эшчәнлеген оештыручы шәхес тәрбияләү бурычлары тора .
Шул максаттан чыгып, безнең муниципаль районда укучылар өчен ике программа кабул ителде.
Аның беренчесе - 2009-2015 еллар өчен “Шәхес формалаштыру”, икенчесе - беренче сыйныфлар өчен “Радуга” программалары.
“Шәхес формалаштыру ” программасы буенча без инде 3 ел эшлибез.
Барыбыз да ул программа турында беләбез.
Сезнең игътибарга шушы программа буенча эш фотоларының берничәсен тәкъдим итәм. Анда танып-белү, эстетик, коммуникатив, рухи-әхлак, физик , хезмәт үсеш баскычылары бар икәнен беләбез.
Шул баскычларны үтеп без башлангыч мәктәпне тәмамлаучы укучының түбәндәге моделен булдырырга омтылырга тиеш Шул максаттан чыгып, узган ел, барлык белем йортлары яна стандартлар белән эшли башлагач, беренче сыйныфлар өчен яңа программа кабул ителде.
Бу программа 2009-2015 еллар өчен муниципаль «Шәхес формалаштыру » программасының беренче баскычы булып тора.
Бу программага мин тулырак тукталасым килә. Чөнки бу программа белән без, былтыр 1 сыйныфны укыта башлаучы укытучылар гына эшләдек.
Программаның нигезендә рухи-әхлак, патриотик, эстетик тәрбияләр ята.
Бу тәрбияләрне аерым-аерым гына биреп булмый минемчә. Башлангыч сыйныф җитәкчеләре алдында баланы дорфа һәм рәхимсез дөньядан аралау, этика һәм әдәп, әхлак принципларын белүче, үзен контрольдә тотучы.
юл кагыйдәләрен үтәүче, өйдә, урамда, транспортта, җәмәгать урыннарында үзен дөрес тоту кагыйдәләрен белүче укучылар тәрбияләү тора.
Менә шуңа да инде беренче сыйныфлар өчен бу программаның зарурлыгын аңлау кыен түгелдер.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 64 Kb |
Количество скачиваний: | 10 |