Урок технологии для 4 класса по теме «Чыршы уенчыгы ясау «Йолдызчык»»

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Описание материала:

План-конспект урока по технологии в 4 классе.

Тема урока: Чыршы уенчыгы ясау «Йолдызчык».

Дәреснең максаты укучыларны үрнәк буенча кәгазь белән эш турында таныштырып “Йолдызчык”эшләү эзлеклелеген өйрәтү. Шулай ук материаллны экономларга,әрәм итмичә, контур буенча кисү; детальләрне ябыштыру юлы белән җыярга өйрәтеп укучыларда сакчыллык, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү; группада эшләү сәләтен формалашты-ру,үзара яхшы мөгамәлә булдыруны да максат итеп алдым. План конспектны дәрес барышында үтәлергә тиешле максат һәм бурычлар куюдан башладым.

Дәреснең структур төзелеше барлык таләпләргә дә җавап бирә, чөнки дәреснең һәр этабы өчен максат бурычлар билгеләнгән һәм нәтиҗәле эш оештыру гарантияләнә. Өй эшен тикшерү өчен тест формасы сайланды, ә төшенчәләр формалаштыру Һәм гамәли эш өчен технологик карта төзелде.

"Выдержка из материала:

"Технологик карта “Йолдызчык” 4 класс. Технология. 

1.16 квадрат , фальцовка (тигезләү өчен кулланма: линейка), ПВА клее кирәк.

2. Эш урыны хәзерлибез.

3. Кәгазьнең төсле ягын эчтә калдырып квадратны урталай бөклибез. Ныклап тигезлибез.Тигезләгән ягы аста була.

4. Беренче ярты өлешнең өске почмакларын аска таба бөклибез.

5. Эшләнмәнең икенче ягын әйләндерәбез һәм беренче өлеш кебек почмакларны аска таба бөклибез.Ике катлы өчпочмак килеп чыкты.

6. Алгы як өчпочмакны самолет канаты кебек бөклибез

7. Эшләнмәне әйләндереп икенче канатны бөклибез. Самолет килеп чыкты.

8. Эшләнмәне ачабыз. 

9. Кыска очлы өлешен өскә таба бөклибез.

10. Эшләнмәнең тигез ягын тышка калдырып урталай бөклибез.

11. Йолдызчыкның бер нуры әзер булды. 

12. Калган 15 нурны да шул тәртиптә эшлибез.

Җыю өчен: 

1. Һәрбер нурны карап чык Аларның һәрберсендә ике тәпи һәм артта ике кесәсе бар.

2. Нурларны төсләрен аралаштырып берсе артыннан берсен тезеп куябыз.

3. “Тәпиләренә” аз гына клей сөртеп икенче нурны беренче нурның кесәсен тыгабыз.

4. Эшне шул тәртиптә дәвам итәбез.

5. Йолдызчыкны кибү өчен парта өстенә куябыз.

6. Кипкәч матур җеп яки “дождик” белән бәйләп чыршыга эләбез.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 57 Kb
Количество скачиваний: 11
Просмотров: 114

Похожие материалы