Внеклассное мероприятие "Әниләр көне - Праздник День матери"

Предмет: Иностранные языки
Категория материала: Конспекты
Автор:

ӘНИЛӘР  КӨНЕ!
ДЕНЬ  МАТЕРИ!

 

1 нче алып баручы:

                           Мәктәп бүген гөрләп тора

                         Шаулап тора, күрегез.

                         Без бит бәйрәмгә җыелдык,

                           Әллә шуны белмисез?

    Кадерле кунаклар, апалар, укытучылар. Бүген без матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Әйдәгез кунак булып килгән апаларны, укытучыларыбызны бәйрәм белән котлыйк.

Барысы бергә:   Котлыйбыз!

2 нче алып баручы:

    Дорогие гости, учителя! Мы сегодня собрались отпраздновать один из красивых праздников – День матери. Давайте поздравим наших гостей и учителей с праздником.

Все вместе: Поздравляем!

1 нче алып баручы:  Без шушы бәйрәмгә дип Роберт Миңнуллинның “Әни кирәк” шигырен өйрәнеп килдек.

1 нче укучы:  Көннәр якты булсын өчен,

                         Йокы татлы булсын өчен

                         Әни кирәк!

2 нче укучы:   Җил-яңгырдан саклар өчен,

                         Усаллардан яклар өчен

                         Әни кирәк!

3 нче укучы:    Ашлар тәмле булсын өчен,

                        Дөнья ямьле булсын өчен

                        Әни кирәк!

4 нче укучы:   Гөлләр чәчәк атсын өчен

                        Бәхет-шатлык артсын өчен

                        Әни кирәк!

                        Иң кадерле кеше җирдә

                        Әни, димәк.

2 нче алып баручы:  Мы также вам приготовили стихи на русском языке.

         (Ученики рассказывают стихи на русском языке)

Стихотворение «Мама» 

Мама - это значит нежность,
Это ласка, доброта,
Мама - это безмятежность,
Это радость, красота!
Мама - это на ночь сказка,
Это утренний рассвет,
Мама - в трудный час подсказка,
Это мудрость и совет!
Мама - это зелень лета,
Это снег, осенний лист,
Мама - это лучик света,
Мама - это значит ЖИЗНЬ!  

1 нче алып баручы:  Ә хәзер кадерле кунаклар “Кояш гомере” дигән җырны җырлап үтәбез.

(Җыр “Кояш гомере”)

1 нче алып баручы:   Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә.

5 нче укучы:Җир йөзендә иң матур сүз – әни. Ул – һәр кеше әйтә торган сүз. Әни сүзе дөньядагы барлык телләрдә дә ягымлы яңгырый.

6 нчы укучы:На земле самое красивое слово – мама. Это  слово каждый человек должен говорить. Слово мама во всех языках мира звучит ласково.

5 нче укучы:   Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар; алар барын да эшли ала. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.

6 нчы укучы:  Руки матери -  самые милосердные и ласковые руки; они все умеют. Сердце матери – самое преданное и чувствительное. В сердце матери любовь никогда не угасает, оно ни к чему равнодушным не бывает.

5 нче укучы: Биш яшьме, илле яшьме – күпме генә булмасын, сиңа һәрвакыт әни, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә синең мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

6 нчы укучы:Сколько бы тебе не было лет, тебе всегда нужна мамина ласка, её ласковый взгляд.

Әни турында шигырь

1 нче алып баручы:  Безнең әниләребез, апаларыбыз тырыш хезмәтләре белән илебезне ныгытуга лаеклы өлеш кертәләр. Кайларда гына эшләмиләр алар: колхоз һәм совхоз кырларында, завод-фабрикаларда, мәктәпләрдә һәм башка бик күп урыннарда эшләп дан казаналар. Хезмәттә алар өлгер, җитез, төгәл, көчле, ару-талуны белмәс осталар.

2 нче алып баручы:  Наши матери, сестры своим трудом вносят вклад в укреплении нашей страны. Где бы они не работали:  на полях колхозов и совхозов, на заводах и фабриках, в школах и в других местах они славятся. Трудятся они смело, ловко, без устали,мастерски.

7 нче укучы:  Өстемдәге күлмәгемә

                         Күпләр карый сокланып

                         “Кем текте?” – дип, кайберәүләр

                         Сорап куя, тукталып.

8 нче укучы:    “Әнием” – дим, - әнием минем

                         Фабрикада тегүче”

                          Бер мин генә түгел әле

                          Ул теккәнне киюче.

9 нчы укучы:  Самолетка утыра да

                          Әнкәй оча һавага

                          Канат җәйгән ак кар  кебек,

                          Җиргә төшә яңадан.

10 нчы укучы: Көлемсерәп өйгә кайта,

                            Күн бүреге кулында,

                            Кич утырып сөйләп бирә

                            Күктә очу турында.

11 нче укучы: Без дә тиздән үсәрбез

                          Зәңгәр күктә йөзәрбез

                         Өйгә кайтып әнкәбезгә

                          Кызык итеп сөйләрбез.

1 нче алып баручы:  Ә хәзер укучыларны тыңлап карыйк әле. Алар әниләренә ничек булышалар икән?

 

 

Әни:Балалар, бу мин, әниегез!

Зур кыз:  Исәнме, әнием! Бәйрәм белән котлыйм сине!

                 Мин керләр юам, әни,

                 Сабынлап юам, әни! (кер юа-юа сөйли).

Әни: Рәхмәт, кызым! Үскәнсең,

         Бигрәк матур иткәнсең!

Уртанчы кыз:  (идәне юа-юа, чүпрәген сынып сөйли).

·       Идәнне юдым, әни!

·       Сабынлап юдым, әни!

Әни: (гаҗәпләнеп)Ай, кызым, үскәнсең,

                                  Бигрәк матур иткәнсең!

 

Кече кыз:    (әрчегән бәрәңгене сабынлап юа-юа сөйли)

·       Бәрәңге юдым, әни!

·       Сабынлап юдым, әни!

Әни: Ай, кызым, үскәнсең!

          Нишләдең?!..

 

1 нче алып баручы: Кайчак әниләребезгә булышабыз дип, кызык хәлләр дә чыгарабыз. “Бәрәңгене сабынлап юмыйлар”, дип әйтмәде әни. Чөнки ул кызының тырышлыгын күрде.

 

2 нче алып баручы     Кояш көлә, мин елмаям,

Бүген әниләр бәйрәме.

Шуңа күңелем шат минем.

 

Солнце смеется,

Сегодня мамин праздник,

Поэтому у меня душа радостна.

 

1 нче алып баручы:Без бүген барыбыз өчен дә иң кадерле булган кеше – әниебез турында күп кенә шигырьләр тыңладык. Ә әниебезнең әнисе кем була? Әйе, ул дәү әни, әби була. Әбиләр дә безнең иң кадерле кешеләребез. Алар киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы, олы җанлы!

2 нче алып баручы: Мы сегодня говорили о самом дорогом человеке для нас – о маме. Для нас еще дорогой человек есть – это наша бабушка. Они ласковые, добродушные, отзывчивые, милосердные.

1 нче алып баручы: Әйе, Безнең әбиләребез олы җанлы, киң күңелле, йомшак куллы. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң, иң матур, ягымлы сүзләр белән юатасы, мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә.

2 нче алып баручы: Да наши бабушки добродушные, милосердные, ласковые. Есть  желание погладить их по седым волосам, сказать им самые красивые, ласковые слова, поблагодарить их за все.

 

 

12 нче укучы:  Әбием күзлек кия,

                           Чәчләренә ак кунган.

                            Бер көн дә соңга калмый

                           Иртүк тора йокыдан.

13 нче укучы:  Әбекәй, алтыным,

                           Минем иң якыным.

                           Яратам, яратам

                          Мин аны!

14 нче укучы:  Минем әби энемне

                           Бәй-бәй итә, пәп итә,

                           Ул йокыдан торганда

                           Мәмие пешеп җитә.

 

1 нче алып баручы:  Кадерле укытучылар, апалар, кунаклар! Тагын бер тапкыр сезне чын күңелдән бәйрәм беләм котлап, Сезгә сәламәтлек, озын гомер телибез. Аяз күк йөзе, һәр эшегездә уңышлар, чиксез шатлык-куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын!

 

2 нче алып баручы: Дорогие учителя и гости. Еще раз от всей души поздравляем с днем Матери. Желаем Вам крепкого здоровья, долгих лет жизни, чистого небо, успехов в работе, бесконечной радости. Пусть сердца матерей не печалятся и пусть наше будущее будет светлым. А сейчас все вместе споем песню «Пусть всегда будет солнце».

 

 

 

 

 

Солнечный круг,
Небо вокруг –
Это рисунок мальчишки.
Нарисовал
Он на листке
И подписал в уголке:

Пусть всегда будет солнце,
Пусть всегда будет небо,
Пусть всегда будет мама,
Пусть всегда буду я.

Милый мой друг,
Добрый мой друг,
Людям так хочется мира.
И в тридцать пять
Сердце опять
Не устает повторять:

Пусть всегда будет солнце,
Пусть всегда будет небо,
Пусть всегда будет мама,
Пусть всегда буду я.

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 52.5 Kb
Количество скачиваний: 7
Просмотров: 61

Похожие материалы