Авторская программа по татарской литературе «Татар халкы хәзинәләре» для учащихся 3 класса (русская группа)

Предмет: Другое
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Рус мәктәбендә укучы з нче сыйныф укучыларына белем бирү стандартлары нигезендә әдәби уку дәресләре атнага 3 сәгатькә каралган.

Бу дәресләрне оештыру өчен, дәреслектә бирелгән материал гына аз дип уйлыйм. Өченче сыйныфта татар балалары рус балалары белән берлектә белем ала. Балалар саны аз булганга аерым укыту мөмкинлеге дә юк. Укучыларны артык мәҗбүр итмичә, фән белән кызыксындыра белү, аларда татар телендә аралашу ихтыяҗы тудыру мөһим максат булып тора.

Мин бу максатны тормышка ашыру өчен татар халык мәдәниятына, традицияләренә мөрәҗәгать итәргә булдым.

“Татар халкы хәзинәләре” дип исемләнгән авторлык программасы төзергә уйладым.

Тәкъдим ителә торган программа Татарстан җирендә яшәп, рус мохитендә тәрбияләнеп, татар халкының тормыш-көнкүрешен күреп үсүче балаларга татар халкының бай әдәбияты үрнәкләре аша татар теленең бөеклегенә инандыру, телне өйрәнү мохитен тудыру, татар телендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтүнең сыйфатын яхшырту максатларын күздә тотып төзелде.

Программа 1 елга атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде.

Аңлатма язуы “Яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы, тоткан роле аеруча зур. Аның бурычы – эчке һәм тышкы яктан матур, гармонияле, бай рухлы кеше тәрбияләү”, дип яза Г. Әпсәләмов . Әйе, без укытучылар, бу бурычны тормышка ашыру өчен, бөтен тырышлыгыбызны куярга тиешбез.

Рус баласын да, татар баласын да гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә татар әдәбияты дәресләренең файдасы зур, дип уйлыйм.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укытуның фәнни-методик нигезләрен һәрьяклап, тирәнтен өйрәнү процессы әле һаман дәвам итә.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту программаларына килсәк, Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы тарафыннан рус төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларына тәкъдим ителгән ике программа ( авторлары – Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева; К.С. Фәтхуллова, Ф.Х. Җәәүхәрова ; Казан : Мәгариф , 2011 ) үрнәк укыту программалары булып тора.

Уку-укыту процессын оештыруда укытучыга укыту программаларыннан тыш, программаның эчтәлеген тулысынча яктырткан дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар да кирәк, әлбәттә. Рус мәктәбендә укучы з нче сыйныф укучыларына белем бирү стандартлары нигезендә әдәби уку дәресләре атнага 3 сәгатькә каралган.

Бу дәресләрне оештыру өчен, дәреслектә бирелгән материал гына аз дип уйлыйм. Өченче сыйныфта татар балалары рус балалары белән берлектә белем ала. Балалар саны аз булганга аерым укыту мөмкинлеге дә юк. Рус мәктәпләрендә татар һәм рус балаларына татар телен укыту бер - берсеннән шактый аерыла.

Татар баласы күбрәк русча сөйләшә, мәктәптә дә шул телдә аралаша, өендә генә ана телендә аралашу мөмкинлеге бар. Ә рус баласы мәктәптә татар телен өйрәнсә дә, өйдә аның аралашу мөмкинлеге юк. Татар балаларының да, рус балаларының да бер сыйныфта белем алуы кыенлыклар тудыра. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру.

Ә татар баласы үз телендә аралаша белә, аңа дәресләр кызыксыз булып тоелырга мөмкин. Шуңа күрә, укучыларны артык мәҗбүр итмичә, фән белән кызыксындыра белү, аларда татар телендә аралашу ихтыяҗы тудыру мөһим максат булып тора. Мин бу максатны тормышка ашыру өчен татар халык мәдәниятына, традицияләренә мөрәҗәгать итәргә булдым.

Халык традицияләрен белем бирү прцессында куллануның тәрбияви роле дә бик зур. Һәр халыкның үзенә хас традицияләре бар, әлбәттә. Ләкин традицияләр төрле булуга карамастан, максаты барысының да бер: киләчәк буынга тиешле тәрбия бирү. Халыкның иң күркәм гореф-гадәт һәм йолаларының милләтара мөнәсәбәтләрнең бүгенге катлаулы чорында дуслык, татулык урнаштыруда, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә терәк булып торуын һәркем ачык белә.

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Теманың бүгенге көндә актуаль булуы мине бу теманы өйрәнүгә этәрде. Шуңа күрә мин “Татар халкы хәзинәләре” дип исемләнгән авторлык программасы төзергә уйладым. Тәкъдим ителә торган программа Татарстан җирендә яшәп, рус мохитендә тәрбияләнеп, татар халкының тормыш-көнкүрешен күреп үсүче балаларга татар халкының бай әдәбияты үрнәкләре аша татар теленең бөеклегенә инандыру, телне өйрәнү мохитен тудыру, татар телендә аралашырга, сөйләшергә өйрәтүнең сыйфатын яхшырту максатларын күздә тотып төзелде.

Программа 1 елга атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Татар исемнәре, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият- сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә. Программа буенча үзләштерергә тиешле материал фәнни-тикшеренү эшләрен оештыруга да нигезләнә.

Язучы, галим Г. Ибраһимов әйтүенчә: “Укучыларга эзләнү орлыгын салу һәм аны табу юлларын күрсәтү, мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең ид кадерлесе, иң зурысыдыр!”Рус телле балаларда татар теленә, сәнгатенә, мәдәниятенә, тарихына хөрмәт хисе тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, мин программа нигезендә дәресләр, чаралар үткәрәм. 

Тип материала: Архив ZIP (zip)
Размер: 62.13 Kb
Количество скачиваний: 2
Просмотров: 57

Похожие материалы