Планирование урока «Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре»

Предмет: Другое
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Татар теле Үткәрде: ӘДМХИның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шиһапова Фәридә Даймәт кызы

Тема: Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү;

Форма: семинар ;

Методлар: фикер алышу, әңгәмә, күнегүләр, тестлар эшләү; 

Максат: 

  • дидактик - иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләрен өйрәнү, алган белемнәрне ныгыту, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү;
  • үстереш – укучыларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телен үстерү, аларны фәнни-гамәли эшкә дәртләндерү, материалны үзләштерү өчен уңайлы шартлар тудыру, компьтерда эшләү күнекмәләрен үстерү;
  • тәрбияви – биремнәрнең эчтәлегеннән чыгып, патриотик тәрбия бирү, туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата мәхәббәт булдыру, Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре аша әхлак тәрбиясе бирү, укуга аңлы караш формалаштыру.

Җиһазлау һәм материал: 

  1. Татар теле дәреслеге, 11 нче сыйныф (автор Ф.С.Сафиуллина). 
  2. “Аналитик иярчен җөмлә”, “Синтетик иярчен җөмлә” таблицалары.
  3. Һәр укучыга тарату өчен “Иярченле кушма җөмләләр” темасына тестлар, биремнәр язылган карточкалар.
  4. Компьютер, дисклар, укытучы әзерләгән презентация.
  5. Компьютердан “Кушма җөмлә” таблицасы, 2 җөмләнең схемасы, тест җавапларын күрсәтү.
  6. Р.Фәхреддин “Адәбе тәгълим” (Укыту кагыйдәләре), Р.Ш.Шаһиев “Р.Фәхреддиннең иҗади мирасы”.
  7. Татар халык мәкальләре.
  8. “Татар теле” (Тестлар) Р.Р.Шәмсетдинова

Дәрес планы:

1. Кереш.1) сыйныфта уңай психологик халәт тудыру;2) актуальләштерү;

2. Төп өлеш. 1) кушма җөмләләрне искә төшерү;2) иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше (синтетик һәм аналитик җөмләләр)3) Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре (иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен аергыч, иярчен тәмамлык, иярчен аныклагыч, иярчен хәл җөмләләр) .

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 97.5 Kb
Количество скачиваний: 29
Просмотров: 122

Похожие материалы