Ф. Яруллин "Урман әкияте"

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

Максат: укучыларны Фәнис Яруллинның “Урман әкияте” исемле әсәре белән таныштыру, уку һәм язу күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету, әкиятләргә карата кызыксыну уяту,иҗади фикерләү сәләтләрен   үстерү, әдәплеле булырга чакыру.

Җиһазлау: ИКТ, проектор, интерактив такта, кәгазьләр (А4), төсле кәламнәр, төрле уровеньдәге эшләр.

Дәрес барышы:

I.                  Оештыру моменты.

Укучыларда уңай психологик халәт тудыру, укучыларның фикерләрен дәрескә әзерлеккә туплау; укучыларны барлау.

II.               Яңа материалны үзләштерү.

Укытучы:

-         Укучылар, сез игътибар белән интерактив тактага карагыз әле.

Бу видеоматериалны игътибар белән тыңлагыз һәм дәресебезнең темасын, максатын билгеләгез (укучылар карыйлар, тыңлыйлар).

 

-         Укучылар, шулай итеп дәресебезнең темасы һәм максаты нинди?

(укучыларның җавапларын тыңлау)

      Укытучы: Шулай итеп без бүген дәрестә Фәнис Яруллинның “Урман әкияте” исемле әсәре белән танышырбыз, әкиятнең проблемасын, идеясын ачыклап үтербез.

-         Дәресебезне Фәнис Яруллинның сүзләре белән башлап җибәрер идем. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен ул шулайдип әйткән? Бу сүзләрнең идеясы нидә?

“В любых ситуациях учись побеждать. Только сильные духом добиваются своих целей, только терпеливые достойны счастья”

-         Әйе, Ф. Яруллин физкультура түгәрәгендә турниктан егылып төшеп, мәңгегә гарип булып кала.шуңа карамастан, ул күңел төшенкелегенә бирилми, югалып калмый. Ул үзендә көч табып, шигырьләр язуын дәвам итә. Презентациягә карасагыз сез анда аның әти-әнисен күрәсез. Алар аны аның авыр чагында ташлап китмиләр, бергә булалар. Ф.Яруллин- ул язучы. Аның беренче шигырьләр китабы (“Мин тормышны яратам”) 1964 елда басыла. Аның иҗатының күп өлешен балаларга багышланган әсәрләр алып тора. Меня без бүген аның “Урман әкияте” исемле әкиятен укып китәрбез.

 

III.           Әсәр өстендә эш.

1.     Сүзне башлар алдыннан мин әкият нәрсә ул дигән сорауга җавап ишетәсем килә. Нәрсә ул әкият? Сез әкиятләр яратасызмы?

Әкият – халык авыз иҗатының бик борынгы төрләренең берсе (тылсымлы, хайваннар турында, тормыш-көнкүреш).

2.     Сүзлек эш.

Бүләк – подарок

Җемелдәгән – сверкал

Җитмәсә – вдобавок

Мәҗлес – собраться в гости

Котлары очкан – испугались

Хәтта – даже

Пыяла – стекло

Бәхәсләшеп алганнар – немного поспорили

Ярыйсы – ничего

Тартма – коробка

 

3.     “Урман әкияте” әсәрен укып чыгу.

4.      Тәрҗемә итү.

5.     Әңгәмә:

1)    Әсәрдә нәрсә турында сүз бара? Темасы?

2)    Нинди геройлар белән таныштыгыз?

3)    Урман җәнлекләре нәрсәне күреп, аптырап калалар?

4)    Төлке аюга бу бүләкне ни өчен бүләк иткән?

5)    Җәнлекләр нинди картинаны күреп куркуга калганнар?

6)    Төлке үзен ничек тота?

7)    Хәзер әсәрнең геройларын барлап, әсәрнең проблемасын ачыклап үтик. Нинди проблемалар күтәреп чыга автор?

-         Әдәплелек проблемасы (аюның тотышы)

-         Дөньядагы авырлыклардан куркмыйча, алга бару, җиңү

 

8)    Әсәрнең идеясен ачыклагыз.

9)    Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу әкиятне халык әкияте дип әйтеп буламы? Ни өчен?

 

IV.           Иҗади эш. Проектларны яклау.

Сезгә мин төрле уровеньле эш тәгьдим итәм:

Сез үзегезнең көчегезгә карап, бер эш төрен алагыз.аның өчен сезгә кәгазь А4, төсле кәламнәр кирәк булыр:

 

1.     Бу әкияткә иллюстрация эшләгез.

2.     Бу әкият буенча мультфильм төшерегез.

3.     Бу әкияткә таянып әдәпле булырга чакыру эшләгез.

 

V.               Йомгаклау.

Укытучы: Бугенге  дәрестә сез үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

(укучыларның җаваплары). Рефлекция үткәрү.Билгеләр кую.

Ваза:

Алма, лимон

 

VI.           Өй эше.

1.     Әкиятнең эчтәлеген сөйләргә.

2.     Яраткан әкиятегезне алып килергә һәм сөйләргә.

3.     Бер әкият язып килергә

 

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 1.77 Mb
Количество скачиваний: 360
Просмотров: 850

Похожие материалы