Классный час + презентация на тему «Әдәпле бала»

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

"Описание материала:

Сыйныф сәгатендә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләнә.

Ул телдән журнал формасында үткәрелә. “Тәмле сүзләр”, “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”, “Дуслык белән көчле без”, “ Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” , “Әдәплелек бизи кешене “ темасына әңгәмә үткәрелә. Өзекләр карап, фикер алышына.Үзләре дә театральләшкән күренешләр күрсәтәләр.

Тәрбия сәгатендә матур җырлар тыңлана һәм укучылар үзләре дә җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр. Әдәплелек мәсьәләләрен чишү бик отышлы. Укучылар мәкальләр әйтәләр.

Укучы бала портретын төзү дә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияли. Тәрбия сәгате презентация ярдәмендә алып барыла.

"Выдержка из материала:

Тема: Әдәпле бала

Максат: Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: Р.Миңнуллин “Бүтәннәр күрмәсә дә”,Йолдыз “Хәерле иртә”

Җиһазлау: презентация «Әдәпле бала”, журнал “Әдәпле бала”, музыкаль үзәк, компьютер, проектор,“Акбөртек” мультфильмы язылган диск, “Тылсымлы сүзләр” җыры язылган касета, әкият геройлары рәсемнәре, сүзләр язылган карточкалар. 

Дәрес конспекты

-Исәнмесез. Укучылар.Хәерле көн! Укучылар, бүген бездә кунаклар. Әйдәгез алар белән дә исәнләшик әле. ( слайд1.)

-Хәзер безнең сыйныф сәгате. Сыйныф сәгатенең темасын ачыклау өчен бер шигырь тыңлап китик әле. Шигырьдә кем турында сүз бара?(Р.Миңнуллинның “Бүтәннәр күрмәсә дә” шигыре укыла. Булат сөйли) 

-Бу шигырьдә кем турында сүз бара?

-Әдәпле бала. -Димәк без бүген сыйныф сәгатенәдә әдәпле бала турында сыйләшербез һәм “Әдәплелек нәрсә ул?” дигән сорауга җавап эзләрбез. Сез журналлар укырга бик яратасыз. Әйдәгез, бүген үзебез дә “Әдәпле бала” дигән телдән журнал чыгарып карыйк әле. ( слайд 2.)

-Журналыбызның 1 нче битенең ничек аталуын ачыклау өчен Айгөлне тыңлап китик әле. 

- Тәмле сүзне тагын икенче төрле нәрсә дип әйтеп була әле? (Тылсымлы сүзләр) ( слайд 9.)

 

Ә хәзер “Тылсымлы сүзләр” дигән җырны җырлыйк.-Журналыбызның 2 нче бите “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”дип атала. ( слайд 10-буш.) 

-Укучылар, нәрсә соң ул яхшылык?-Яхшылык ул - әйбәтлек, игелеклелек, матурлык. -Ә нәрсә соң ул начарлык? Бу яхшылыкка тискәре нәрсә: бәхетсезлек, борчу, авыру... . (Укучылар дәвам итә.)

- Нинди кешене яхшы кеше дип атап була соң? (Җавап)

- Яхшы кеше – ул кешеләрне ярата һәм авыр вакытта аларга ярдәмгә килә. Яхшы кеше табигатьне ярата һәм саклый. Яхшы кеше кошларны, хайваннарны ярата, аларга кышкы салкыннарда ярдәм итә. Яхшы кеше пөхтә киенә, әдәпле була, иптәшләренә һәм өлкәннәргә ихтирамлы була.

-Сез яхшылыкны кайларда очратканыгыз бар?-Мин сезнең әкиятләр яратканыгызны беләм. Аларда яхшы һәм начар геройлар очрый. Әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә бер геройны күрсәтермен, ә сез аның нинди икәнен әйтерсез. Әгәр яхшы булса кул чабарсыз, ә начар, явыз икән кулларыгыз белән битегезне капларсыз. (Мальвина, Тиен, Пират, Үги кыз, Куян, Шапакляк, Әтәч.) 

-Укучылар, без сезнең белән рәсем дәресендә әкият геройлары ясаган идек. Сез кемнәрне ясадыгыз? Яхшы героймы ул, әллә начармы? Сезнең аның кебек буласыгыз киләме? (рәсемнәр күрсәтелә. укучылар әйтәләр)-Ә хәзер без сезнең белән бер мультфильм карап китәрбез. Геройларның кайсысын яхшы, ә кайсысы начар? (“Акбөртек” мультфильмы күрсәтелә.)

-Рәхмәт, укучылар. Сез биремне дөрес үтәдегез. Күз алдыгызга китерегез. Сезнең һәрберегездә дә кечкенә генә кояш бар. Ул кояш – яхшылык. Ул сезгә дә, сезнең якын кешеләрегәзгә дә бик кирәк. Чөнки яхшылык кына кояш кебек җылыта. Ә хәзер Ильнараның шигырен тыңлап китик. Яшәү безгә авыр булыр идеЯхшылыктан башка.Шуңа күрә яхшылыкларэшлик Без үзебез башта.-“Яхшылык эшләргә хәлеңнән килмәсә, начарлык итмә, бу да бер яхшылык” ( слайд 11.)дигән татар халык мәкалендә. Әйдәгез, бүгеннән гел яхшылык кына эшләргә тырышып карыйк әле. Ә хәзер экраннарга карыйбыз.

Сез анда кемнәрне күрәсез? (Экранда әкият геройлары) Аларны кемнәр дип атап була? (Дуслар) ( слайд 12-17.)-Димәк, журналыбызның 3нче бите “Дуслык белән көчле без” дип аталыр. Татар халкында шундый мәкаль бар “Кош канаты белән, ә кеше дуслары белән көчле”.( слайд 18.)Ә сез нинди мәкальләр беләсез? (Әйтәләр) 100 сум акчаң булганчы 100 дустың булсын. Дус – акчадан кыйммәт. Дус килгән көн – бәйрәм көн. Дус серен дус белер.Дусны табу җиңел, саклавы авыр.Дуссыз баш – тоссыз аш кебек.Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын. 

-Бик яхшы, укучылар. Әйдәгез “Ромашка һәм Күбәләк” исемле тамаша карап китик әле. Геройларның кайсысы чын дус икән? Ромашка: Исәнмесез! Мин – Ромашка. Мин монда бер үзем генә үсеп утырам. Миңа бик күңелсез. Минем кем белән булса да дуслашасым килә. ( биеп күбәләк керә) Ах, нинди матур күбәләк оча. Ул биегән кебек. Күбәләк, синең канатларың бик матур. Минем синең белән дуслашасым килә. Күбәләк: Исәнме, ромашка. Мин бик ерактан очып килдем.Минем үземә генә күңелсез. Мин синең яныңа еш килермен. 

Автор: Күбәләк дусты янына очып килеп аңа кызыклы хәлләр турында сөйләгән, яңалыклар белән уртаклашкан. Ә ромашка дустын елмаеп каршы алган. Менә беркөнне күбәләк юк вакытта аланга малайлар килеп чыкканнар. Берсе ромашканы күреп аның янына килгән. 

Малай: Матур чәчәк, мин аны өзеп алыйм әле.Ромашка: Малай, зинһар өчен, өзмә мине. Малай: Юк, мин сине өзәм. Син миңа бик ошадың, Ромашка.Ромашка: Малай, бәлки син минем урныма дустым матур күбәләкне тотарсың? Малай: Күбәләкне? Бик матурмы? Яхшы. Качып Күбәләкне көтәргә кирәк . Килә дә бугай инде.(кача)Ромашка: Күбәләк, Тизрәк минем яңа очып кил. Мин сине күптән көтәм. Минем сиңа бер сүз әйтәсем бар. Автор: Күбәләк очып килә. Шул вакыт малай аны тота. Ләкин күбәләк ничектер качып котыла. Малай:

Ах, юньсез Күбәләк. Качтыңмы? Начар чәчәк, менә сиңа. (малай күбәләкне сындыра да китә)Күбәләк: Ах! Минем мескен дустым. Моңа мин генә гаепле. Сине минем аркамда сындырдылар. Гафу ит мине. (Елый) -Геройларның кайсысын чын дус дип әйтеп була?

Кайсысының күңеле чиста? 

-Ромашка Күбәләккә карата нинди мөнәсәбәттә булган (ямьсез, сатлыкҗан, начар)Әгәр дә сез күбәләк булсагыз ромашка белән дуслашыр идегезме?Тәрбия сәгатьләрендә без дуслык турында күп сыйләштек. Мин сезгә өйләрегездә дусларыгыз турында язып килергә кушкан идем. Әйдәгез, шуларны тылап китик әле. (күргәзмәдән алып укыйлар)-Ә хәзер дуслык кагыйдәләре белән танышып китик әле. ( слайд 19.)

-Ә хәзер дуслык турында бер шигырь тыңлап китик.

-Журналыбызның 4 нче бите “Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” дип атала. (слайд 20-буш.) Без һәрвакыт, һәр җирдә әдәпле булырга омтылырга тиеш. Әдәпле булу җиңелме? Әйдәгез, әдәплелеккә мәсьәләләр чишеп карыйк әле. Хәзер мин сезгә карточкалар бирәм. Ә сез шуларны парлап чишеп карагыз әле. ( 2 укучыга 1 бирем бирелә)

Тип материала: Архив RAR (rar)
Размер: 8.26 Mb
Количество скачиваний: 2
Просмотров: 151

Похожие материалы