Конспект урока «Антонимнар»

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:
Аннотация Дәрес проекты: 5 сыйныфта «Антонимнар» темасын өйрәнү. Предмет өлкәсе : татар теле Катнашучы: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инсафова Лилия Минсәхи кызы Максат :1. Телебездә антонимнарны дөрес итеп аера белергә өйрәтү. 2.Укучыларның тел байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру. Бурычым: 1. Бу проектым минем яшь укытучыларга ярдәмлек булыр дип уйлыйм. Максатым-эш тәҗрибәмне хезмәттәшләрем белән уртаклашу. 2. Татар теле дәресләрендә төп юнәлешем-укучыларны мөстәкыль рәвештә фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга, өйрәнгән лексик берәмлекләрне дөрес итеп билгеләргә, урынлы кулланырга өйрәтү. Дәресемдә укучыларның дәрәҗәләрен тикшерү һәм аларның мөстәкыльлеген үстерү өчен биремнәр бирелгән. Дәрес төзелеше: I. Кереш өлеш. 1.Исәнләшү,барлау. 2.Дәреснең темасын һәм максатын аңлату. 3.Актуальләштерү. I I. Яңа теманы аңлату. 1. “Антоним “сүзенең мәгънәсе. 2.Үзенчәлеге, кулланылышы. I I I. Эш төрләре. 1. Күнегүләр эшләү. 2. Грамматик биремле диктант 3. Уеннар. 4. Таблица тутыру. IV. Йомгаклау. Җиһазлар: Компьютер, презентация ,дәреслек, таблица, «Кызыклы грамматика» китабы, “Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел” китабы, сүзлекләр, туп, күтәрү карточкалары,”Антонимнар” лотосы. Дәреснең тибы: катнаш.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 21.95 Kb
Количество скачиваний: 11
Просмотров: 151

Похожие материалы