Конспект занятия по развитию речи на тему "Жилэк- жимеш хэм яшелчэлэр" в средней группе

Предмет: Математика
Категория материала: Конспекты
Автор:

Дәрес барышы:

Музыка астында балалар залга керәләр.Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

Музыкаль исәнләшү. “Здравствуйте ладошки...”

Табышмак әйтү:

 Кырлар буш кала

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана

Бу кайчак була?

Балалар: Көз

 Тәрбияче: Әйе, балалар, дөрес.Бу көз була.

Слайд 1. (Көз рәсеме)

Балалар урыннарыннан торалар, ярымтүгәрәк ясап басалар.

Җыр: “Көз”

1.Салкын җилләр исә

Тәрәзәгә чиртә

Сап-сары яфраклар

Җиргә очып төшә

2.Сары яфрак белән

Безнең бакча тулган

Кояш та елмаймый

Белмим нәрсә булган

(Балалар утыралар)

Тәрбияче:Балалар карагыз әле миндә нинди матур кәрзин бар.Кәрзиндә нәрсәләр бар икәнен беләсегез киләме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче:Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм.Сез игътибар белән тыңлагыз һәм дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз.Дөрес итеп җавап бирсәгез кәрзиндә нәрсә икәнен белерсез.Сез әзерме?

Слайд 2.Как на нашей грядке

Выросли загадки

Сочные да крупные,

Вот такие круглые

Летом зеленеют, к осени краснеют       

(Помидор)

Слайд 3.

Я длинный и зеленый

Вкусен я соленый

Вкусен и сырой

Кто же я токой(Огурец)

Слайд 4

Золотистый и полезный

Витаминный, хотя резкий

Горький вкус имеет он

Когда чистишь слезы льеш(Лук)

Слайд 5.

Зайка быстрый, зайка ловкий

Очень любит он... (Морковка)

Слайд 6.

Уродилась я на славу,

Голова белая, кудрявая

Кто любит щи-

Меня в них ищи.

Тәрбияче:Балалар менә без табышмакларны чишеп тә бетердек.Карагыз әле, минем кәрзиндә шул яшелчәләр бар?

Балалар: Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр.

Тәрбияче:Балалар, әйтегез әле миңа, алар нинди формада булалар?(Күрсәтәм-мәсәлән,алма-түгәрәк, кыяр-овал, озынча)

Балалар:Овал һәм түгәрәк

Тәрбияче:Карагыз әле, минем ике тәлинкә бар.Берсе түгәрәк, икенчесе-овал.Безнең  җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр шикелле алар да түгәрәк һәм овал формада.хәзер без аларны шушы ике тәлинкәгә формалары буенча урныштырабыз.Овал  җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне овал савытка, ә түгәрәген-түгәрәк формага урнаштырабыз.Сез әзерме? (Балалар берешәрләп чыгалар.Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне берне алалар.Мәсәлән, бу алма-түгәрәк.Помидар-түгәрәк.Банан-овал.Кыяр-овал.)

Тәрбияче:Булдырдыгыз!Сез аларны формасы буенча дөрес итеп кирәкле тәлинкәгә урнаштырдыгыз.Әйтегез әле миңа, яшелчәләр кайда үсә?

Балалар:Бакчада түтәлдә үсәләр

Слайд 7.(Бакча-түтәлләр)

Тәрбияче: Җиләк-җимешләр кайда үсәләр?

 Балалар:Бакчада агачта үсәләр.

Слайд 8.(Бакчада-агачта)

Уен: “Бакчада”

Балалар түгәрәк ясап басалар, бер бала кыяр, бер бала кишер маскасы кия.Музыка астында балалар хәрәкәт итәләр.

Тәрбияче:Балалар карагыз әле , бер художник безгә рәсем ясаган.Ләкин ул анда барысын да бутаган.художникка ярдәм кирәк.Барысын да үз урынына кыярга булышабызмы?

(мальбертка рәсем эләм.Рәсемдә агач һәм түтәл сурәтләнгән.Агачка  яшелчәләр, түтәлгә җиләк-җимешләр ясалган.Балалар рәсемдәге әйберләрне үз урынына дөресләп урнаштырырга тиешләр.Мәсәлән, Кишер-түтәлдә үсә, алма-агачта үсә һ.б)

Тәрбияче:Сез булдырдыгыз! Художникка ярдәм иттегез.Балалар менә шуның өчен художник сезгә җиләк- җимешләр -алмалар бүләк итте.(Кәрзинне күрсәтәм, анда алмалар.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Минзәлә шәһәре муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“Чебурашка” өченче санлы гомумүстерешле балалар бакчасы

 

 

Уртанчылар төркемендә шөгыль конспекты

Тема: “Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр”


 

 

 

 

 

Тәрбияче: Исхакова Л.З

 

 

 

 

 

                                                          

 

                                                           Минзәлә, 2014 ел

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 36.27 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 117

Похожие материалы