Коспект урока "Җыйнак һәм җәенке җөмләләр" 4 класс

Предмет: Русский язык и литература
Категория материала: Конспекты
Автор:

Татар теле дәресе 4 класс

Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

 

Максат: 1.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында билгеләмә бирү.

2. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр аера белергә өйрәтү.

3.Укучыларныӊ лексик – грамматик белемнәрен камилләштерү.

4.Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү.

Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: карточкалар,дәреслек Ф.Ф.Харисова,Ч.М.Харисова Татар теле 4 класс, дәфтәрләр, компьютер, экран.

 

Дәрес барышы

 

I. Оештыру өлеше

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн барыгызга. Әйдәгез елмаеп алыйк та, дәресебезне уңышлы итеп үткәрик.

Бүгенге дәреснең ничек үтүен телисез, балалар? (Күңелле, уңышлы, яңа белем алу теләге белән...).

 

II. Актуальләштерү.

а) Сүзлек эше.

- Балалар, әйдәгез дәфтәрләрне ачып бугенге числоны язабыз, класс эше. Сүзлек эшен үткәрик.

Кәүсә, чәүкә,тәүлек,түбәтәй, бәрү, селәүсен.

-Бу сүзләргә басым куегыз һәм орфограммасын сызыгыз. (Балалар ү хәрефен сызарга тиеш). Бу сүзләр нинди кагыйдәгә? (Бу сүзләрдә ү хәрефе урнына [йү] авазы ишетелә, язганда ү хәрефе языла). Нинди сүз яңа сез өчен? (Экранда селәүсен фотосы)(Селәүсен).Бу сүз нинди сүз төркеменә керә? (Исем).Бу сүз нәрсә аңлата икән? Сүзлектән карыйбыз, балалар.

(Экранда селәүсен фотосы) Селәүсен – рысь,  урманда яшәүче җәнлек. Бу җәнлек безнең Юкәмин районынның урманнарында яши микән? Удмуртияның Кызыл китабын карыйбыз. Бу сүзнең синонимнарын әйтегез балалар.( Кыр песие, урман песие).

-Селәүсен сүзе белән сүзтезмә һәм җөмлә төзеп языгыз дәфтәрегезгә.

б) Җөмлә турында белемнәрен камилләштерү.

- Нәрсә ул җөмлә?

-Нинди җөмлә төрләре була? ( өндәү, хикәя, сорау) Мисаллар китерегез.

Нәрсә ул җөмлә кисәкләре һәм сүз төркеме? Нәрсә белән аерыла?

Җөмләнең төп нигезе нәрсәдән тора? (Иядән хәбәрдән)

 

III. Яңа тем аны аңлату.

а) Уку проблемасын кую.

-Балалар, экранга игътибар итегез әле. Шунда җөмләләр язылган. Укыгыз.

Укучылар укыйлар. Укытучы сөйли. Укучылар тырышып укыйлар. Укытучы дәрестә сөйли.

Җөмләнең баш кисәкләрен билгелик. (Ия хәбәр).

  • Балалар, бу җөмлә җыйнакмы яисә җәенкеме?

б) Уку проблемасын оештыру.

Мин сезгә, балалар, ничә сорау бирдем? (Бер). Ә ничә җавап алдым? (Берничә). Димәк. Балалар без нәрсәне белмибез икән? Нинди сорау туа башыгызда? (Нинди була икән җыйнак җөмлә һәм җәенке җөмлә). Нинди максат куябыз үз алдыбызда бүген? (Белергә нинди җөмләне җыйнак диләр, ниндиен җәенке диләр)

в) Уку максатын алу.

- Дөрес, бүген без дәрестә җыйнак һәм җәенке җөмләләр белән танышырбыз, аларны аерырга өйрәнербез.

г) Җаваплар эзләү.

- Җәенке сүзе нәрсәне аңлата? (җәелә, җәеп салу, зуррак ясау)

Менә җөмлә: Кич җитте.  Җәегез аны. Ничек җәярсез аны?( Иярчен кисәкләрен өстәрбез)  Җәйге җылы кич җитте.

  • Җыйнак сүзе нәрсәне аңлата? (Җыелган, җыеп куйган, арттырмаган)

  • Әйтергә булдырасызмы хәзер нинди җөмлә җәенке ниндие җыйнак?

д)Дәреслек белән эш.

-Дәреслекне ачабыз 135 нче биткә бирелгән кагыйдәне тулы тавыш белән укыйбыз. Сөйләмдә үзебез нинди җөмләләр кулланабыз ешрак? (Җыйнак). Нигә?

-Ничек белергә, җыйнакмы җәенкеме җөмлә дип? (Баш кисәкләр һәм иярчен кисәкләр булган җөмлә җәенке җөмлә була. Әгәр җөмлә баш кисәкләрдән генә торса, бу җыйнак җөмлә була).

- Дөресме нәтиҗә ясагансыз? Мисаллар китерегез. Һәркем берәр җәенке һәм җыйнак җөмлә әйтеп чыга.

- Әдәбият дәреслегендә хикәяләрдә нинди җөмләләр ешрак очрый җыйнакмы җәенкеме? Кайсысы матуррак тулырак байрак укыла? (Җәенке). Чагыштырыгыз әле: Сирень чәчәк ата. -Урамнарны хуш искә төреп сирень чәчәк ата.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 21.49 Kb
Количество скачиваний: 32
Просмотров: 160

Похожие материалы