Татар теленнән технологик карта. 3 сыйныф
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Хадиуллина Эльвира Зайналовна
|
"Выдержка из материала:
Тема Җөмлә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре
Максаты Балаларны җөмлә ахырында дөрес итеп тыныш билгеләре куярга өйрәтү,сәнгатьле укуны камилләштерү , игътибарлылык тәрбияләү
Көтелгән нәтиҗә Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгесе куярга ирешү, бирелгән җөмләләрне дөрес интонация белән укуга , хикәяләр язганда төрле тыныш билгеләре кергән җөмләләрне куллана белү.
Төп төшенчәләр Хәбәр итүне белдерү, хис белән хәбәр итүне белдерү, белергә теләп әйтелү, сөйләм, интонация
Предметара бәйләнеш Татар теле, уку, әйләнә-тирә (рәсем буенча эш вакытында) белән таныштыруРесурслар Татар теле дәреслеге, авторлары А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова(3 сыйныф)Рәсемнәр.
Бирем 1. Хор белән әйтү:
Хәерле иртә миңа,Хәерле иртә сиңа,Хәерле иртә безгә,Хәерле иртә сезгә!
Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә, аларның ни өчен кирәкле кабатлана.Матур язу күнегүе үткәрү.Л Л М М А Я л м я а Агачларны салкын сихерләгән:Алар йоклый төренеп бәсләргә.Җөмләнең сүзләрдән торуын, иң кыска җөмләнең бер сүздән төзелүен, җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән язылуын, җөмлә тәмамланган уйны белдерүен, җөмлә беткәч тыныш билгесе куелуын искә төшерү.
2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.
Күнегү 93.Дәреслектәге рәсем буенча эшлибез.-күнегүгә карата биремне укыгыз.-рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?-алар нишлиләр?-алар турында нәрсә хәбәр итә аласың?-син аны хәбәр итү өчен нәрсә кулландың?-җөмләнең схемасын сызыгыз.-җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куйдыгыз?-тагын нинди тыныш билгесе куярга мөмкин?-әйтмә сөйләмдә без аны ничек белдерә алабыз?(проблема куела)2 этап.Белемнәрне актуальләштерү.
Максаты: җөмлә ахырында тыныш билгеләренең куелуын аңлату.
Көтелгән нәтиҗә:-җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү,-җөмләләрне дөрес интонация белән укуны камилләштерү
3 этап. Яңа тема өстендә эш.
-Димәк, телдән хикәя төзегәндә без үз хисләребезне белдерергә теләсәк без дөрес интонация сайларга тиеш булабыз икән.Күнегү 92.-күнегүгә карата биремнәрне укыгыз-һәр юлдагы сүзләрне укыгыз-һәр юлдагы сүзләрдән җөмләләр төзегез-кем дөрес тавыш белән укып күрсәтә ала-бер
–берегезгә укыгыз, иптәшегезнең интонация белән укуын тикшерегез-бу җөмләләр ничәшәр сүздән тора?-җөмлә ахырына нинди тыныш билгесе куелырга мөмкин?-җөмләләрне рәттән куйгач нәрсә килеп чыкты?- -хикәягә исем куеп күчереп язабыз, инструктаж бирелә.
3 этап.Яңа тема өстендә эш.
Күнегү 101.- күнегүгә карата биремнәрне укыгыз,-җөмләләрне укыгыз,-кем дөрес тавыш белән укып күрсәтә ала?-бер – берегезгә укыгыз, иптәшегезнең интонация белән укуын тикшерегез,-җөмлә ахырына нинди тыныш билге куелуы сезгә дөрес укырга ярдәм иттеме?-күчереп язабыз, иптәшегезнең эшен тикшерәбез.Күнегү 101.- күнегүгә карата биремнәрне укыгыз,-җөмләләрне укыгыз,-нинди проблема белән очраштыгыз?
-кем дөрес тавыш белән укып күрсәтә, кем тагын да дөрес итеп укып күрсәтә алам дип уйлый?-текст ахырындагы биремне укыйбыз.
-тексттан төрле сүз төркемнәренә мисаллар табып, таблицага язабыз.
исем фигыль сыйфат алмашлык
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 23.47 Kb |
Количество скачиваний: | 105 |