Урок для начальных классов по теме «Көлке ничек туа?»
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Бурганова Римма Нурмухаметовна
|
Көлке ничек туа?
Максат: Укучыларны көлкенең нилектән тууы белән таныштыра башлау.
Бурычлар: Л.Леронның “Тишек хәтер” юморескасын укып, әсәрләрдә капма-каршылыкның (контрастның) көлке тудыруын аңлату.Укучыларда юмор хисе тәрбияләү.Юморларда хәйлә алымын ачыклау. Кеше җитешсезлекләрен күреп, үзеңнең кимчелекләренңне бетерү өстендә эшләү.
Шәхес буларак:
Танып-белү:
Коммуникатив:
Регулятив, көйләгеч:
Материал: Дәреслек “Әдәби уку” 2 сыйныф (яңа стандарт) Г.М. Сафиуллина,М.Я. Гарифуллина 105-110 бит. Хрестоматия Р.Миңгалим “Кызык нәрсә”, В. Нуриевнең “Шүрәле “әсәре
Җиһазлау: Авторлар турында мәглүмат. Л.Лерон, М.Галиев, М.Миңгалим портретлары Сүзлек эше - контраст, юмор
I. Дәресне оештыру.
Хәерле иртә. Хәерле иртә, күзләрем (күзләрне сыйпау) Уяндыгызмы? (биноколь ясау) Хәерле иртә, колакларым (колакларны сыйпау) Уяндыгызмы? (кул учларын колакларга кую) Хәерле иртә,кулларым (кулларны сыйпау) Уяндыгызмы? (кул чабу) Хәерле иртә, аякларым (аякларны сыйпау) Уяндыгызмы? (аяклар белән тыпырдау) Хәерле иртә, кояш ( уң кулны сул куларкасына куеп , беразавыштыру) Мин уяндым (башны бераз янтайтып, елмаю).
Актуальләштерү Мәзәкләр тыңлау Җырлап кына утыра -Улым, самавыр чыкмадымы икән, карап кына кил, әле –диде әнисе Әмиргә. Әмир бераз торгач әйләнеп килде дә һәм: -Әни, самавыр беркая да чыкмаган, урынында җырлап кына утыра, - диде Кәҗә сакалы. Әмир ике әбинең сөйләшкәнен тыңлап утыра. Әбиләрнең берсе: - Без кәҗә сакаллары ашап үстек, - дигән авыр сулап. Әмир бик гаҗәпләнеп: -Әби, кәҗәнең сакалын да ашарга ярыймыни? – дип сораган.
Укучылар, бу мәзәкләрдә көлке ничек туа? Юмор нигезендә нәрсә ята? Димәк, һәр кешедә дә юмор хисе булырга тиеш.Мәзәк дигәндә без барыннан да элек шаян рухлы, көтелмәгәнчә тапкыр, көлкеле вакыйганы күз алдына китерәбез.Мәзәк безнең күңелне күтәрә.Юморның нигезе –каршылык.Әсәрләрдә капма-каршылык (контраст) булса, көлке туа.Ә кайвакыт безнең җитешсезлекләребез безне көлкегә калдыра.Кешене көлдерәм дип, үзеңнән көлдерергә ярамый. Кеше көлсен дип, мәгънәсез сүзләр сөйләргә дә ярамый.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 74 Kb |
Количество скачиваний: | 14 |