Урок по татарскому языку для 1 класса по теме «Туган көн - зур бәйрәм»
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Мубаракшина Лейсан Забировна
|
Мин сезгә 1 классның рус төркемнәре өчен татар теленнән ачык дәрес конспекты тәкъдим итәм.
Дәрес өчен материал укучыларның аралашу сфераларын исәпкә алып сайланды. Кече яшьтәге мәктәп балалары тормышында уен зур роль алып тора. Шуны исәптә тотып, үземнең дәрес эшкәртмәмдә, мин төрледән-төрле кызыклы биремнәр һәм уеннар тупларга тырыштым.
Дәрес татар телендә башкарыла торган «Туган көн» җыры белән башланып китә, ә слайдларда шушы теманы чагылдыручы әкиятләрдән алынган иллюстраияләр күрсәтелә. Балалар җырны игътибар белән тыңларга, рәсемнәрне анализлап дәреснең темасын ачыкларга тиешләр. Бу алар өчен проблемалы бирем булып тора.
Бу дәрес-конспектка интерактив тактада эшләү өчен төрле биремнәр тупланган. Дәрес барышында укучылар Габдулла Тукай әсәрләреннән «килгән» әкият геройлары белән татарча аралашалар.
Бу үз чиратында укучыларда татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай әсәрләренә карата кызыксыну тәрбияләүгә зур этәргеч булып тора. Дәрестә шулай ук үзара аралашуга, монологик сөйләм төзүгә дә зур игътибар бирелде.
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 77.48 Kb |
Количество скачиваний: | 22 |