Урок по татарскому языку для 3 класса по теме «Исем патшалыгына сәяхәт»
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Рахманова Резеда Рафаэловна
|
"Выдержка из материала:
Это урок повторения, закрепления пройденного.
3 класста татар теле дәресе.
Тема: Исем патшалыгына сәяхәт.
Максат:
1)сүз төркеме буларак исем турында үткәннәрне ныгы-ту, системалаштыру;
2)бәйләнешле сөйләм телен үстерү; укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү;
3) игътибарлылык, җитезлек, активлык сыйфатлары, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Материал: дәреслек, “Мәгариф” журналлары, “Ачык дәрес” газе-талары.
Җиһазлау: рәсемнәр, таблицалар, перфокарта, карточка.
Дәрес тибы: сәяхәт дәрес.Метод һәм алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә, кроссвордлар чишү, тест.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү. Исәнләшү.
З.Минһаҗеваның “Тылсымлы сүзләр” җыры яңгырый. -Балалар,әйдәгез дәресебезне тылсымлы сүзләр белән башлыйк. Кунаклар белән исәнләшик.
1) Өй эшенең дөреслеген тикшерү.
2) Матур язу күнегүләре.
3) Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.- Без бүгенге дәрестә сәяхәткә чыгарбыз. Ә кая икәнен хәзер бергәләп билгелибез. Каршыгызда бер кроссворд бар.Чишеп карыйк, әйдәгез!
1. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап булып килүче сүзләр. 2. Кыз, малай, авыл, елга сүзләре исемнең кайсы төркеменә керә? 3. Без үзебезгә кирәкле белемнәрне кайда, кайчан алабыз? 4. Исемнең соравы. 5. Әсәй, Әминә, Сания, Стәрле-болар нинди исемнәр? 6. Исем нәрсәләр белән төрләнә?-Уртада нинди сүз килеп чыкты? Димәк, без “Елга” тукталы-шында.Аны кичәр өчен сорауларга җавап бирергә кирәк булыр. Ә “Стәрле” нинди сүз ул? Нәрсәне белдерә? Стәрле елгасы турында нәрсәләр әйтә аласыз? Куркынычсызлык кагыйдәләрен дә искә төшереп китик әле!Тагын нинди елга исемнәре беләсез?
-...-Менә монда нинди елга исемнәрен дөрес язмаганнар икән?
-Димәк, без бүген нинди тема буенча эшләячәкбез икән?-Исем.-Әйе, “Исем” патшалыгына сәяхәткә чыгачакбыз.Исем турында белгәннәрне искә төшереп, кабатлап китәрбез.Сәяхәт вакы-тында төрле тукталышларда булырга туры килер.II. Белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
II тукталыш -“Урман”
1.-Беренче тукталыш –“Урман тукталышы”. “Урман” аша юлны дәвам итәр өчен “Исемне тап” уены уйнап алабыз. Мин ши-гырь укыйм, сез исемнәрне табыгыз.
2.-Хәзер исем турында билгеләмәне әйтеп китегез инде. Нинди сүзләргә без исем дип әйтәбез? -Нинди исемнәр була?-Нинди исемнәр уртаклык исемнәр дип атала?-Нинди исемнәр ялгызлык исемнәр дип атала? Алар җөмләдә ничек язылалар?-Исем җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?-Исем нәрсәләр белән төрләнә?
III тукталыш –“Тау”.
-Бу тауга күтәрелер өчен килешләрне кабатлап китәргә кирәк. Мин төрле килештәге исемнәрне әйтермен, ә сез перфокарта-ларда билгели барырсыз, аннары тикшерербез.
3.-Икенче төркемгә икенче бирем:Бирем: исемнәрне күплек саннарда язарга:Урман... дару...Алан... ат...Акча... сыер...
4. Физминутка.Очты-очты торналар очты,Очты-очты торбалар очты,
VI тукталыш “Табышмаклар утравы”
7. Исем төркемнәрен аеру өчен табышмакларның җавапларын табу.
1) Аяксыз-кулсыз капка ача.Ача да артына кача.(җил, давыл)
2)Уты юк, төтене бар. (томан)-Томан, җил, давыл нинди сүз төркемнәрен белдерәләр?-Табигать күренешләрен.-Тагын нинди табигать күренешләрен беләсез?-Кырау, чык, яңгыр, һ.б.
3)Озын-озын егетләр,Башларында бүрекләр (кукуруз)
4)Яшел буяулы тар өйдәТүп-түгәрәк туганнар.Шарт-шарт җиргә сикерергәКөзне көтеп торганнар.(борчак)-Кукуруз, борчак нинди сүз төркемнәрен белдерәләр?-Ашлык исемнәре.-Тагын нинди ашлык исемнәрен беләсез?-.....
5)Кыйнамый, сукмый, үзе елата. (кычыткан)
6)Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән.(гөмбә)-Үсемлекләр.Димәк, исемнәр билгеле бер сүзләр төркемен хасил итәләр. Кошлар, җәнлекләр, балыклар, һ.б.
Менә бу шакмакларга Н хәрефенә беткән җәнлек исемнәрен язырга, ә бусына К хәрефе белән башланган кош исемнәрен язарга кирәк.-2009ел спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ител-гәнен сез беләсез инде. Әйдәгез әле, спорт белән бәйле исемнәр әйтегез әле.-....
VII тукталыш. “Сыйныф бүлмәсе”.
8.Дәреслек белән дә эшләп алыйк. 78 биттәге 144нче күнегүне табыгыз. Күп нокталар урынына тиешле килеш кушымчалары куеп укыйк.Өйдә елга буена баруыгыз, анда ниләр эшләвегез турын-да хикәя төзеп язарсыз.III.Дәрескә йомгак ясау.IV. Өйгә эш. Хикәя язып килергә.(144 күнегү)
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 39.54 Kb |
Количество скачиваний: | 80 |