Урок по татарской литературе для детей-татар, обучающихся в русской школе в 6 классе по теме «Стихотворение Мусы Жжалиля «Кызыл ромашка»»

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Описание материала:

Конспект урока по татарской литературе для детей-татар, обучающихся в русской школе в 6 классе по теме «Стихотворение Мусы Жжалиля «Кызыл ромашка».

Тип урока: анализ . применяемый метод -творческий

Приемы: беседа, анализ, работа с текстом, выполнение тестовых заданий, работа в группах, работа в парах, самооценка.

Оборудование: мультимедиа, текст, компьютеры для учащихся.

Конспект урока составлен с применеием сингапурских методик.

Цель урока - развитие связной речи учащихся, научить детей анализировать произведение, размышлять, делать выводы и анализировать свои действия. Научить работать в коллективе, высказывать свое мнение, выслушивать мнение других.

"Выдержка из материала:

Тема: Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыре. 

Максатлар:

• Укучыларның фикерләвен һәм сөйләм телен баету; • Уку күнекмәләрен формалаштыру өстендә эшләү; • Эчтәлек буенча анализ ясап нәтиҗә чыгарырга өйрәнү;

Метод : иҗадиАлымнар: әңгәмә, дәреслек белән эш, тест, шигырьгә анализ.

Дәрес тибы: анализлау

Җиһазлау: мультимедиа, китаплар, дәреслек.

Дәрес барышы: Актуальләштерү:Сыйныфта уңай психологик халәт тудыру:

-Исәнмесез , балалар!

-Кәефләрегегез ничек? 

-Менә дигән!(күрсәтәләр)

-Дәрес башында кәеф ничек булса, азагында да шулай булырга тиеш!

Без үткән дәрестә Муса Җәлилнең биографиясе, тормыш юлы белән танышкан идек. “Чәчәкләр” шигырен укып чыктык. Өйдә сез 47, 49нчы биттәге сорауларга җавап бирергә тиеш идегез. 1. Өй эшен тикшерү:1нче төркем укучылары “Чәчәкләр” шигыре буенча 49 биттәге сорауларга җавап бирәләр

Ни өчен шигырь “Чәчәкләр” дип атала?- Шагыйрь бу шигырендә балаларны нәрсәләр белән чагыштыра?- “Ил өчен барды бу зур көрәш”, ди шагыйрь, сүз нинди көрәш турында бара?- “Җир-ананың йөрәге яралы” дигәнне ничек аңлыйсыз?- “Киселде күп батыр тормышлар, Янды зур калалр, авыллар, ...дигән юлларны укыгач, сезнең күз алдына нинди күренешләр килә?Укучыларның уй-фикерләрен тыңлаганнан соң бергәләп нәтиҗә чыгару. Шигырьнең төп темасын билгеләү.

2. Яңа тема. Бүген исә без “Кызыл ромашка” шигыре белән танышырбыз һәм анализларбыз.А).Сүзлек өстендә эш. Назлады – иркәләде, яраттыЧуклары – таҗ яфракчыкларыЧык - иртән үләннәргә кунган тамчыларКәефләнеп –шат күңел беләнМоңаеп – күңелсезләнепҖай гына – уңай гына.( Сингапур методикасы буенча ТАЙМД РАУНД РОБИНны кулланам. 1 минутта сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзеп, бер-берсенә җөмләләрне әйтү,1 минуттан соң һәр өстәлдән берәр укучы җөмләне басып әйтә.)Б). Шигырьне укып чыгу яисә артист язмасын тыңлау.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.В). Тактадагы мәкальләр белән эшләү.(мәкальләр слайдта язылган)Изгелек иткән юлда калмас.Батырлык турында мәкаль - әйтемнәр экранда чыгалар, аларны уку.(Сингапур методикасы буенча МИКС ПЭА ШЭА алымын кулланам. Укучылар басалар, музыка куям, бииләр. Музыка туктагач, үзләренә пар табалар. Мәкальне укыйм, һәр парда да бер укучы икенче укучыга мәкальнең мәгънәсен аңлата.

Аннары һәр пардан берәр укучы мәкальнең мәгънәсен сыйныфка ишетелерлек итеп әйтә.)Бу мәкальләр нинди кешеләр турында? (батыр, үз илләрен, кешеләрне яратучы, горур һ.б.)Дөрес. Укучылар, әлеге мәкальләр безнең шигыребезгә туры киләме?Әйтегез әле, ни өчен автор шигырьне “Кызыл ромашка” дип атаган? (чөнки вакыйга сугыш вакытында бара, ромашканың ни өчен кызылга әверелгәне белән бәйле)Яхшы , укучылар.Хәзер әйдәгез шигырьнең планын төзеп карыйк. Г)Төркемләп эшләү. План төзиләр. Язып баралар. Бер-берсенә сөйлиләр. Соңыннан төркемнән берәү басып укый. 

План(якынча):

1. Ромашкалар уянды. 

2. Алар гаҗәп бер хәл күрделәр.

3. Кызыл ромашка.

4. “Син, сеңелкәй, ник үзгәрдең?”

5. Кызыл ромашканың җавабы.

6. Батыр сугышчы.

7. Кызыл чәчәк нигә моңая?

Д). Ярый, планны төзедек, әлеге план буенча шигырьнең эчтәлеген сөйләп карыйк.Булдырдыгыз укучылар, план ярдәмендә текстны сөйләп чыгу сезгә авыр булмады.Кайсы төркемнең планы шигырьнең эчтәлеген тулырак ачарга ярдәм итте?Эчтәлек буенча анализ ясап нәтиҗә чыгару.

Дөрес, димәк батырлык җирдә ятмый, онытылмый, югалмый. Ромашка да егет белән горурлана, аны сагына,моңая. Е).Хәзер текстны рольләргә бүлеп укырбыз. 3.Йомгаклау.- Әңгәмә. Дәрестә нәрсә өйрәндек, нинди алымнар кулланып эш иттек?(йомгаклау сүздәре)Билгеләр кую Дәрестә катнашуыгызга карап үзегезгә билге куегыз!Укытучы. Дәрес өчен рәхмәт. Барлык максатларга да ирештек. Сез бүген яхшы эшләдегез.

4.Өй эше бирү (укучылар үзләренә охшаган биремне сайлап алалар)- 1 бирем: шигырьдәге сынландыруга мисаллар табып дәфтәргә язып килергә.- 2 бирем: Муса Җәлил турында өстәмә материаллар табып алып килергә.- 3 бирем: “Батырлык” темасына тормыштан бер вакыйга язырга.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 72 Kb
Количество скачиваний: 52
Просмотров: 173

Похожие материалы