Урок + презентация «Абдулла Алиш әкиятләре»

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Описание материала:

“Абдулла Алиш әкиятләре” темасы буенча уку дәресе 4 сыйныфның татар төркемендә үткәрелде.

Төркемдә 18 укучы. Дәрес психологик уңай халәт тудыру белән башланып китте. Алдагы дәрестә татар халык әкиятләре турында сөйләшкәнлектән, дәреснең актуальләштерү этабында әкиятләр турында әңгәмә үткәрелде. Уку мәсьәләсен кую өчен Абдулла Алишның әкиятләреннән өзекләр укылды, аларның исемнәре таптырылды. Балалардан дәреснең темасы әйттерелде.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу алдан әзерләнеп килгән балалар ярдәмендә үтте. Алга таба дәрес кунагы булып “Бала” керде. Бала биремнәре ярдәмендә Алиш әкиятләренең исемнәре ачыкланды. Укучылар язучының берничә әкиятен сөйләп тә күрсәттеләр.

Ала таба Бала үзе алып килгән “Бал корты һәм шөпшә” әкиятенең исемен таптыру өчен табышмак әйтте һәм балаларга шул әкиятне карарга тәкъдим итте. Бала тарафыннан сорауларга җавап алынды, тест үткәрелде. Укучылар хезмәт турында мәкальләр искә төшерделәр. Әкиятнең эчтәлеген сөйләделәр. Дәреснең йомгаклау өлешендә укучылар сорауларга җавап бирделәр.

- А. Алишның әкиятләре нәрсәгә өйрәтә?

- дигән сорауга җавап табылды.

Дәрес ахырында йомгак ясалды, балаларның хезмәте бәяләнде. Дәрес бик җанлы һәм күңелле үтте.

"Выдержка из материала:

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Әкиятләр турында әңгәмә. (2 слайд)

- Балалар, экрандагы рәсемнәргә карагыз әле. Аларны нәрсә берләштерә?

- Рәсемнәрдә әкиятләр ясалган.-

Бу әкиятләр турында нәрсә әйтә аласыз??

- Беренче рәсем- тормыш- көнкүреш турындагы әкияткә рәсем, икенчесе- хайваннар турында әкият, өченчесе рәсем- тылсымлы әкият .

- Бик дөрес. Ә аларны кем язган?

- Бу әкиятләр татар халык әкиятләре.- Ни өчен аларны татар халык әкиятләре дип атыйлар?

- ..- Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?- ...

III. Уку мәсьәләсен кую.

-Балалар, татар халык әкиятләреннән башка тагын нинди әкиятләр бар?

- Авторлары булган әкиятләр.- Әкият язучы нинди авторларны беләсез?- Г. Тукай, Р. Батулла, Ф. Яруллин,...

- Бик дөрес. Балалар өчен әкиятләр язучы авторлар бик күп.

- Хәзер, мин сезгә әкиятләрдән өзекләр укыйм, сез аларның нәрсә турында язылганын әйтерсез. ( 3 слайд)

-Бу әкият исемнәрен нәрсә берләштерә?

- Аларны Абдулла Алиш язган.-Кем соң ул Абдулла Алиш?

-...-Алишның тагын нинди әкиятләрен беләсез? -...- Димәк, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

--Ә сез ул әкиятләрне беләсезме? --Миңа берничәсен сөйләп күрсәтсәгез, мин дә сезгә бер әкият бүләк итәм. 


(Алдан укып килгән укучылар “Сертотмас үрдәк”, “Бикбатыр һәм Биккуркак” “Чукмар белән Тукмар”. әсәрләренең эчтәлеген кыскача сөйлиләр) 

-Рәхмәт, балалар. Абдулла Алишның әкиятләре безне нәрсәгә өйрәтә?- Бик дөрес әйттегез. Алиш үзенең әкиятләре аша безгә батыр булырга, сер саклый белергә, дус яшәргә куша. 

3. Табышмак әйтү, җавабын табу.

Бала:- Балалар, мин сезгә, хәзер, бер табышмак әйтәм. Җавабын белсәгез, мин алып килгән әкиятнең дә исемен белерсез.Кош түгел – оча,Елан түгел – чага.Чәчкәләргә кунып,Татлы азык таба.

- Бал корты , шөпшә.- Дөрес, балалар. Бал кортлары һәм шөпшә турында ни әйтә аласыз?Алар бөҗәкләр..... 

4. “Бала” китапханәсеннән “Бал корты һәм шөпшә” әкиятен карау.

- Дөрес, балалар.Әйдәгез, шул бөҗәкләр турында әкият карап китик.

5. Фикерләр алмашу.

- Балалар, әкият ошадымы?-

- Әкиятнең төп геройлары кемнәр?

-- Алар турында нәрсәләр әйтә аласыз?

6. Сорауларга җавап бирү.

Бала: Мин сезгә әкият буенча сораулар да алып килдем. Җавап бирәбезме?-Әйдәгез, бирелгән сорауларга җавап табыйк. ( Экрандагы сорауларга җавап табу)

- Абдулла Алиш бу әкияте белән нәрсә әйтергә тели?- Тырыш булырга, ялкауланмаска. Башлаган эшеңне төгәл эшләргә, ....

- Укучылар, ялкаулык хезмәт сөючәнлек турында халкыбыз да бик матур мәкальләр чыгарган. Сез бу мәкальләрне ничегрәк беләсез икән, хәзер шуны тикшереп карарбыз. (күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне куярга, (16 слайд ) 

7. Тест үткәрү.

Бала:- Сез игътибар белән карагансызмы икән, тикшереп китик.( Экрандагы тестны үтү)

8. Әкиятнең эчтәлеген сөйләү

- -Балалар, рәхмәт сезгә. Бик игътибарлы икәнсез. Ә хәтерегез ничек икән? Миңа шушы әкиятне сөйләп бирә аласызмы? ( 1-2 укучыдан әкиятне сөйләтү.

V. Йомгаклау.

-Балалар, ничек уйлыйсыз, без Абдулла Алишның әсәрләрен өйрәнеп, укып үзебез өчен нәрсә алабыз, нәрсәгә ирешәбез?

VI. Өй эше.

- Алишның бер әкиятен укып, эчтәлеген сөйләргә, рәсем ясарга.Бәяләү.

Тип материала: Архив RAR (rar)
Размер: 4.04 Mb
Количество скачиваний: 15
Просмотров: 129

Похожие материалы