Урок по татарской литературе для учащихся русских групп 5 класса по теме «Космоска сәяхәт»

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Описание материала:

Конспект урока по татарской литературе для учащихся русских групп 5 класса по теме «Космоска сәяхәт» («Путешествие в космос»).

Урок развития речи. В течение урока ставяся проблемные вопросы.. на которые учащиеся ищут ответы, размышляют, высказывают свое мнение, прислушиваются к мнению других и выбирают верные ответы. Весь урок учащиеся работают над текстом,(знакомство с новыми конструкциями, перевод, составление плана-схемы текста , пересказывание содержания текста по частям).

Работа в парах, работа в группах. Происходит сравнение планеты Земля с планетой Луна. Урок приурочен ко Дню космонавтики, поэтому затрагивается тема Космоса. Учащиеся делают вывод, что наша Земля красивая зеленая планета, но она нуждается в нашей помощи и мы обязаны ее беречь.

В конце урока проводится самоанализ и самооценка.

"Выдержка из материала:

Тема : Айга сәяхәт

Максат:

1. ” Айга сәяхәт “ текстындагы яңа лексика белән танышу һәм яңа конструкцияләр өстендә эш.

2. БСҮ.Укучыларның белем күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү.

3. Космос белән кызыксыну, үз-үзеңдә белем алырга омтылыш тәрбияләү. Җир планетасының гүзәллеге, аны сакларга кирәклеген аңлату

Җиһаз.Мул ьтимедиа, тема буенча слайдлар, рәсемнәр. Дәреслек 161- 162 нче битләр. Дәрес барышы.Исәнмесез укучылар! Безгә бүген бик күп кунаклар килгәннәр. Әйдәгез алар белән хәзер исәнләшик.-Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле кунаклар!Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү өлеше. Укытучы проблемалы ситуация куя. Космос темасына слайдлар күрсәтә. 

Укытучы: Рәсемнәргә карагач, сездә нинди ассоцияләр туды? Сез нәрсә турында уйлыйсыз?укучылар – Космос турында- Җир һәм Ай турында- планеталар турында, һ.б.Укытучы: Ни өчен мин бу рәсемнәрне күрсәттем икән?Укучылар: - чөнки дәрес шул турыда булачак- без аларны дәрестә кулланырбыз- иртәгә Космониавтика көне- бәлки без Космоска сәяхәт кылырбыз һ.б.Укытучы: Бик яхшы. Чыннан да мин сезне сәяхәткә чакырам.

Ә кая барырбыз икән? Космос зур бит ул. укучылар - Әйдәгез, Марска(Юпитерга, Айга) сәяхәт итикЯңа тема. Укытучы: Бүген мин сезне Айга сәяхәт итергә чакырам. Без өйрәнәсе текст та “Айга сәяхәт” дип атала.Дәрестә нәрсәләр эшләрбез икән?Укучылар - текст укырбыз, тәрҗемә итербез, яңа сүзләр белән танышырбыз, яңа конструкцияләр белән эш итербез, диалог төзербез, текстның планын төзербез, сөйләшербез, белем алырбыз һ.б.Укытучы: Шулай итеп, без бергәләшеп дәреснең максатын әйттек.Яңа лексика белән танышу. 

Укытучы: укучылар, тактага карыйк һәм безгә дәрестә кирәк булган кайбер сүзләрне искә төшерик һәм истә калдырыйк:ара – расстояние, тизлек – скорость, шылт иткән - совсем тихо,җәяүле –пешеход , соры тузан чүле – серая пыльная пустыня. Конструкцияләргә игътибар итү: Үтә ала- пройдет, барырга тиеш - должен ехать, идти; очарга тиеш-должен лететь; барып җитәләр - долетят, доедут.Текст белән эш. 1.Укытучы текстны укый.1төркем - 1-3 абзацны тәрҗемә итә2 төркем - 4-5 абзацны тәрҗемә итә3 төркем – 6-7 абзацны тәрҗемә итәЧылбыр буенча укыйлар һәм тәрҗемә итәләр. Бер укучы текстның эчтәлеген русча сөйли.

Укытучы: текстның эчтәлеген схема ярдәмендә күрсәтеп буламы? Схема төзеп карагыз әле. Башта урыннарында эшлиләр. Кайсы төркемнең схемасы эчтәлеккә туры килә?Һәр төркемнән бер укучы үзләренең схемасын күрсәтә. Фикер алышу, схемаларны анализлау. Җаваплар тыңлана. Барысының да уңай якларын билгеләү.Шулай итеп, без текстның схема-планын да төзедек. Укытучы: Ай һәм Җир. Кайсы яклары белән аерылып торалар? Бирелгән сүзтезмәләр ярдәмендә Җирнең өстен Айның өсте белән чагыштырыгыз.Текстта Ай турында язылган, ә Җир турында үзегезгә уйлап бетерергә кирәк (антонимнарны искә төшерегез). 

Җирнең өсте Айның өстеМатур Матур түгелУрманнар, елгалар, таулар Соры тузан чүлеДиңгез - сулы, балыклы, су коенып була Диңгез – каты һәм тигез урыннар, суы юк, су коенып булмыйҖил исә Җил исмиКар, яңгыр ява Кар, яңгыр яумыйҺава бар, тереклек бар Һава юк, тереклек юкБолытлы көннәр була Болытлы көннәр булаСкафандрсыз йөриләр Скафандр белән генә йөриләр

БСҮ.План-схема буенча, таблица ярдәмендә укучылар текстның эчтәлеген сөйлиләр(парлап эшләү – бер-берсенә сөйләү), соңыннан бер укучы Ай турында, бер укучы Җир турында сөйли.Укытучы: Укучылар, нинди нәтиҗә ясап була?Сезнең Җирдә яшисегез киләме, әллә Айдамы? Ни өчен? Әйе, Айга барып кайтып була, ә яшәр өчен безнең Җир –иң яхшысы. Җир-анабыз матур да, анда без туганбыз һәм яшәр өчен бөтен шартлар да бар. Тик ул базнең яклавыбызны көтә, чөнки аны пычраталар. Җир-анабызны сакларга кирәк!Өй эше.

Бирелгән җавапларга сораулар кую. 3бирем, 164бит.Укытучы: Балалар , без бу дәрестә сезнең белән нәрсәләр эшләдек?Укучыларның җаваплары тыңланыла.Ничек уйлыйсыз, бу дәрес сезнең өчен файдалы булдымы?Укытучы: Балалар , хәзер үзегез эшләгән эшләргә билгеләр куегыз.(Поставьте себе оценки по следующим критериям).

Билге кәгазьләре сезнең алдыгызда.

1 .Сорауларга җавап(ответы на вопросы) 2.Таблица тутыру(заполнение таблицы) 3.Тәрҗемә(перевод) 4.Эчтәлек(содержание)

Шулай итеп, дәрес башында үзебез алдында куйган максатларга ирештекме? Үзегез белергә теләгән сорауларга җавап алдыгызмы? Дәресебезне уңышлы үтте дип буламы? Әйе!Өй эше. 1.Бирелгән җавапларга сораулар кую. 3бирем, 164бит.2. Текстның эчтәлеген сөйләргә әзерләнү.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 31.69 Kb
Количество скачиваний: 14
Просмотров: 70

Похожие материалы