Выступление на педсовете на тему"Заманча белем бирү технологияләре:проект һәм тикшеренү эшчәнлеге"

Предмет: Биология
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

  Хәзерге шартларда, мәгълүматның күләме тиз үскән  вакытта, кирәген сайлап ала белергә,тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү, юл  күрсәтү - уку-укыту өчен авыр эш. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлый икән, әлбәттә, аның белеме ныклырак, төплерәк була. Шуңа күрә дә мин укучыларны төрле проект эшчәнлегенә, тикшеренү эшенә җәлеп итәргә тырышам. Алар теге яисә бу тема буенча  мәгълүмат туплыйлар, аны презентация яки проект рәвешендә әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясыйлар.   

  Биология, химия  дәресләрендә алынган теоретик  материал  практик, лаборатор      эшләр , проект, тикшеренү  эшләре  белән ныгытыла. Тикшеренү  эшләре   укучыларның   югары  иҗади активлыкларын , мөстәкыйль  фикерләү дәрәҗәсен  үстерүдә  ярдәм итә. Тикшеренү эшләренә кызыксынучанлык үстерүдә  дәрестә  һәм дәрестән  тыш  эшчәнлектә  төрле  тәҗрибәләр , практик эшләр үткәрү  ярдәм итә.       

  Тикшеренү эше яңа  белемнәр  һәм күнекмәләр  булдыруда мөһим роль уйный.

 

         Тикшеренү   эше түбәндәге план буенча төзелә: 1.Якынча этап:  тикшерелә торган проблеманы  ачыклау  буенча нәрсә белергә кирәк  булуын  билгеләү.Тикшеренү эшенең максатын  кую һәм  аны чишү юлларын билгеләү. 2. Тикшеренү  этабы:тирәлек торышын яки тәкъдим  ителгән  проблеманың  практикада  кулланылышын өйрәнү,тикшеренү эшен үткәрү,сораштыру,өстәмә әдәбият белән эш .Аннан соң  теоретик белемнәргә һәм  практик күнекмәләргә  нигезләнеп  экспериментны планлаштыру.3. Йомгаклау  этабы. Отчет  язу, укучыларның чыгышлары, фикер алышу.  

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 142.56 Kb
Количество скачиваний: 4
Просмотров: 97

Похожие материалы