Ана күңеле балада, бала күңеле далада (Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча дәрес)

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:
Дәрескә аннотация Дәрес авторы – Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Татар Талкышы гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова Гөлчәчәк Рәмдисовна Тема- Ана күңеле балада, бала күңеле далада. (Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча дәрес) Предмет - татар әдәбияты Класс 7 Методик мәгълумат : Дәрес тибы-проблемалы укыту Принциплар: фәннилек, системалылык, тәрбия белән укытуның берлеге,әдәби әсәрне субъектив кабул итү, эчтәлек һәм форма берлеге. Укыту методы: өлешчә эзләнү. Дәреснең максаты: - Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча фикерләүне йомгаклау, гомумиләштерү; - мәсъәләгә төрле яклап якын килергә өйрәтү,гомумиләштерү күнекмәләре булдыру; - әхлак, милли үзаң тәрбияләү. Җиһазлау: Аудиоматериал, язучының портреты, “ Халкымның күңел бизәкләре” стенды, эпиграф язылган стенд, техник чаралар. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА I. Оештыру. II. Укытучының кереш сүзе. Көзге ачы җилләрдә коры җир өстенә коелган ай нурлары кебек, аның иҗат юлын “Бүз егетләр”, “ Таһир-Зөһрә”ләр һәм “ Йосыф китаплары”, “ Идегәй” дастаннары яктыртып тора. Олы юл читендәге телеграмм баганалары кебек, аңа Сәйф Сараи, Мөхәммәдьярлар, Мәүлә Колый һәм Утыз Имәни кебек борынгы әдипләребез иҗаты маяк булып тора...Гомер буе ул Мәрҗани һәм Тукайлар калдырган мирасның шифалы йогынтысын тоеп яши. Сүз ,әлбәттә, Әмирхан Еники турында. Тулы бер гасырның буеннан буена диярлек гомер кичергән әдибебез ул безнең. Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре. Гүяки алар каләмне язу карасына манып түгел, ә бәлки хискә, моңга, сагышка манып язылганнар. Шуңа да җаныңны кая куярга белми бәргәләнгәндә, кулыңа Ә. Еники әсәрләрен аласың (курай моңы тыңлана). Дусларым, менә берничә дәрес элек кенә без олуг әдибебезнең “Әйтелмәгән васыять” әсәренең беренче битен ачкан идек. ( 1нче слайд.) Дәресебезнең эпиграфын билгелик. ( 2нче слайд.) Ана күңеле балада, бала күңеле далада. Мәкаль. Әсәр буенча күп фикерләр, бәхәсләр булды. Әйдәгез, бүген аларны бергә туплыйк. III. Төп өлеш. Укытучы. Укучылар, әсәрнең үзәгендә нинди образ тора? Көтелгән җавап. Акъәби образы. Укытучы. Кеше буларак, шәхес буларак, Акъәбигә сез нинди бәя бирер идегез? (Җавап тыңлана.) Укытучы. Димәк, без Акъәбине агачның нык бер тамыры итеп күз алдына китерә алабыз ( 3 нче слайд,1 нче өлеш) Укытучы. Акъәби балаларын укыткан, кеше иткән дидек. Әйдәгез, без аларны агачның ботаклары итеп күз алдына китерик. Менә хәзер карыйк инде, Акъәби йөзендә без нәрсәләр күрәбез? Балаларын ул нинди рухта тәрбияләргә омтылган? Көтелгән җавап. I Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт. II Гореф-гадәт, йолаларга хөрмәт. III Туган җиргә, телгә мәхәббәт. (2 нче слайд,2 нче өлеш) Менә Акъәбинең йөзе. Әйдәгез, укучылар, үткән белән бүгенгене бәйли торган шушы сыйфатлардан чыгып, әсәрне сүтеп карыйк. Олы буын тәрбияләргә омтылган бу сыйфатлар яшь буында нинди чагылыш таба соң? (Моның өчен сыйныфны икегә бүләбез. Фикер җебебез бер яклы гына булмасын өчен шулай эшлибез.Бер як – яклаучылар.Икенче як – тәнкыйтьчеләр.) Игътибар, I мәсъәлә. Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт. Әсәрдә чагылыш тапкан Акъәби балалары бу мәсьәләдә үзләрен ничек тота? Җәннәт аналарның аяк астында, дибез. Иң беренче анага мөнәсәбәтне тикшерик.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 30.51 Kb
Количество скачиваний: 47
Просмотров: 176

Похожие материалы