Конспект урока для 3 класса «Повторение»
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Валиуллина Резеда Ризуановна
|
"Выдержка из материала:
Тема Күпурынлы саннар. Саннарны чагыштыру. Мәсьәләнең кыскача шартын төзү, чишү; Билгеле шарт буенча мәсьәлә төзү.
Турыпочмаклыкның периметрын, мәйданын табу Теманың максаты Укучыларның алган белемнәрен искә төшерү, ныгыту; аңлап эшләү дәрәҗәсенә җиткерү. Көтелгән нәтиҗә Күп урынлы саннарның составын дөрес билгеләү.
Саннарны чагыштырганда дөрес гамәлләр куллану. Мәсьәләнең кыскача шартын төзү, чишү. Билгеле шарт буенча мәсьәлә төзү. Турыпочмаклыкның периметрын, мәйданын таба белү. Төп төшенчәләр Чагыштыруның билгеле нәтиҗәсе буенча билгесезләрне табу.
Фәннәр арасындагы бәйләнеш Технология, әйләнә- тирә һәм ТИН, әдәби уку.
Ресурслар: -төп -өстәмә Дәреслек,А. Л. Чекин “Математика” 4 класс 1яртыеллык Методик ярдәмлек, дәфтәр №1О. А. Захарова, Е. П. Юдина Эшне оештыру Индивидуаль,группалап эшләү.
Турыпочмаклыкның номеры Буе Иңе Периметры Мәйданы 1 4 см 3 см 2 6 см 2 см 2 нче командага: Турыпочмаклыкларның мәйданнары төрле булып, периметрлары бертөрле була аламы?
Турыпочмаклыкның номеры Буе Иңе Периметры Мәйданы 1 8 см 2 см 2 6 см 4 см ?
5 нче бирем. Мәсьәләнең кыскача шартын төзү һәм чишү. 5,6,7 нче слайдлар.
Максат: Мәсьәләнең кыскача шартын төзи һәм шуңа нигезләнеп чишә белү Биремнең катлаулылык дәрәҗәсен исәпкә алу һәм үзең өчен аны үти алу яки алмау мөмкинлеген ачыклау. -Үзконтролеңне тормышка ашыру.
Мәсьәләне аңлап укуларына һәм чишүләренә ирешә Регулятив һәм танып белү эшчәнлеге Билгеле берәмлекләр аша билгесезен таба белү күнекмәләрен ныгыту 6 нчы бирем: чишелешеннән чыгып, мәсьәлә төзү.
8 нче слайд Максат: Әзер чишелешкә нигезләнеп мәсьәлә төзи белү Биремнең катлаулылык дәрәҗәсен исәпкә алу һәм үзең өчен аны үти алу яки алмау мөмкинлеген ачыклау. Үзконтролеңне тормышка ашыру. Мәсьәләнең чишелешен бирә, эзләнергә, уйланырга җирлек тудыра
Коммуникатив һәм танып белү УУГ Чишүнең төрле юлларын таба белү 4 этап Дәресне йомгаклау. Максат: Дәрестә эшләнгән эшкә йомгак ясау, кайсы сорауларда авырлыклар килеп чыкты, шуны билгеләү Эшчәнлек рефлекциясе.
Схема буенча сөйлиләр. Мин беләм. Мин истә калдырдым. Миңа нәрсәне эшләү авыр булды? Мин үземә нинди билге куяр идем? Укучыларны үзләреннән нәтиҗә ясаттыра, үз эшләренә бәя бирдертә Регулятив һәм шәхси УУГ
Тема: Өйрәнгәннәрне кабатлау, ныгыту Максат: Укучыларның алган белемнәрен искә төшерү, ныгыту; аңлап эшләү дәрәҗәсенә җиткерү.
Бурычлар: күп урынлы саннарны разрядларын бутамау; мәсьәләнең кыскача шартын төзү, чишү; әзер аңлатма ярдәмендә мәсьәлә төзү; билгеле берәмлекләр аша билгесезен табу күнекмәләрен ныгыту;
Логик фикерләү сәләтләрен үстерү; үз фикерләрен әйтә белергә, практикада кулланырга, дәлилли белергә өйрәтү; башкаларны тыңлый белергә, кеше фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.
Дәрес тибы:Өйрәнелгән материалны ныгыту. Дәрес төре:Катнаш. Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, төрле биремнәр белән слайдлар, үлчәү тасмасы, буяу савытлары Д
әрес барышы 1. Оештыру. Максат:Уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез, балалар, кәефләрегез ничек? Әйбәт. Бер-беребезгә карап елмайыйк әле! Барыгыз да дәрескә әзерме? Әзер. Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп китик әле. (Укучыларның җавплары)
Димәк дәресебезне башлыйбыз. Дәресебезнең девизы: “Тырышып эшләргә, берәүгә дә читтә калмаска!” 2. Актуальләштерәү.
Телдән исәпләү. Укучылар, бүгенге дәреснең максаты алган белемнәребезне кабатлау,ныгыту. Без бүгенге дәрестә группаларга бүленеп эшләрбез. Бүленү өчен мин сезгә карточкалар таратам.
Анда язылган мисалларны чишәсез дә, кемнәрнең 5 урынлы сан килеп чыга, шулар беренче группага берләшә; 6 урынлы сан килеп чыккан кешеләр -2группа булалар.
(Мисалларны чишү, җавапларны дөрес итеп уку, группаларга бүленү) Һәр группа киңәшләшеп эшлисез, уртак бер фикергә килеп, җавапны бирергә кирәк булачак. (К. ,Л. ) 1 нче бирем. “Син игътибарлымы?” 1 нче слайд.
Шушы саннар арасыннан иң зурысын табарга: 6759 6786 6999 6899 Составында өч берле саны булган иң зур алты урынлы санны әйтегез. 999111 Аңлатманы телдән исәпләгез: (45863+75981): (75981+45863)* (982564-982560) Нинди нәтиҗә ясап була?
Cанны шул ук санга бүлгәндә һәрвакыт1 килеп чыга 2 нче бирем: Сезгә бүлмәнең идәнен буярга кирәк. Күпме буяу кирәк булачагын исәпләп буламы? Ничек итеп исәпләрсез? Нинди проблема туды? Нәрсәне белмибез? Проблеманы чишү юлларын эзләү.
Укучыларның җаваплары: булмәнең иңен, буен үлчибез дә, мәйданын исәпләп чыгарабыз. Шуның белән эш бетәме? Тагын нәрсәне белергә кирәк? (Р. П. ) Бер савыт буяуның ничә квадрат метрга җиткәнен)
Дәфтәрләрдә эшләү Бүлмәнең иңен, буен үлчәп, мәйданын табалар. Буяу савытыннан күпме мәйданга исәпләнгәнен карап, нәтиҗә ясыйлар.
3нче бирем(слайдтагы биремне үтәү). хәзер менә бу таблицаны тутырып бетерергә һәм сорауга җавап табарга кирәк. 1 нче командага: Турыпочмаклыкларның периметрлары төрле булып та, мәйданнары бертөрле була аламы?
Турыпочмаклыкның номеры Буе Иңе Периметры Мәйданы 1 4 см 3 см 2 6 см 2 см 2 нче командага:
Турыпочмаклыкларның мәйданнары төрле булып, периметрлары бертөрле була аламы? Турыпочмаклыкның номеры Буе Иңе Периметры Мәйданы 1 8 см 2 см 2 6 см 4 см Исәпләү, чагыштыру, нәтиҗә ясау. (Р) 4 нче бирем:(Китап белән эш.
Беренче команда 13 биремне үти. (П. )) Турыпочмаклык килеп чыксын өчен минутны күрсәтүче сәгать теле ничә бүлемне үтәргә тиеш? 15 бүлемне Сәгать теле 5 минутны күрсәтсә, шушы турыпочмаклыкның ничә өлеше булыр?
Өчтән бер өлеше. Икенче команда 15 биремне үти. Ягы 4 сантиметрга тигез булган квадрат сызарга. Шушы квадратны турыпочмаклы ике өчпочмакка бүләргә кирәк.
Бу өчпочмаклардан нигезе 8 сантиметрга тигез булган тигезьянлы өчпочмак төзергә кирәк. Ике команда бер-берсенең җавапларын тикшерә ,хаталары булса төзәтә, җавапларын дәлилли. Физкультминутка. 5 слайд. 5нчы бирем: мәсьәләнең шартын төзе һәм чиш. 1 нче группага: Алиягә 10 яшь. Ул Асиядән 4 яшькә яшьрәк. Лилия Асиядән 2 тапкыр яшьрәк. Лилиягә ничә яшь? 2 нче группага: Маратка 12 яшь. Ул Азаттан 2 яшькә олырак.
Мансур Азаттан 2 тапкыр олы. Мансурга ничә яшь? 6 нчы бирем: чишелешеннән чыгып, мәсьәлә төзегез: 12*10+ 15*8 3. Йомгаклау өлеше Мин нәрсәне эшли беләм? Мин нәрсәне истә калдырдым? Нәрсәне эшләү миңа авыр булды? Үземә нинди билге куяр идем?
Тип материала: | Документ Microsoft Word (doc) |
---|---|
Размер: | 81 Kb |
Количество скачиваний: | 14 |