Туган телләр була бер генә - Туган телнең кадрен бел генә

Предмет: Начальные классы
Категория материала: Конспекты
Автор:

Туган телләр була бер генә -

Туган телнең  кадрен бел генә .

(21 нче февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган

әдәби-музыкаль кичә)

Максат:

- туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

 

Җиһазлау: плакатлар (“Без Туган илебезне һәм телебезне яратабыз”, “Туган телне өйрәнү – бөек эш ул”, “Русча белү кирәк, үз телеңне белү тиеш.”),

 биремне карточкалар, магнитафон.

 

Укытучы:   Кадерле укучылар, укытучылар! Бүген туган тел көне. Туган телебез – татар теле – зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.  Бүген без сезнең белән

                              “ Туган телләр була бер генә -

                                Туган телнең  кадрен бел генә” дигән кичәгә җыелдык.

Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

 

 

1нче ал.б. Тел дигән дәрья бар,      

                    Дәрья төбендә мәрҗән бар.

                    Белгәннәр чумып алыр,

                    Белмәгән карап калыр.

                                                    (Нәкый Исәнбәт)

2нче ал.б.Татар теле – туган тел,

                   Безнең газиз булган тел

                   Әти-әни, әби-бабай

                   Безне сөя торган тел.

                                                    ( Шәйхи  Маннур)

 

1нче ал.б.Хәерле көн димен барчагызга,

                     Кояшлы көн телим гөлләргә,

 

 2нче ал.б. Сөйкемлелек телим яшь кызларга

                    Ә батырлык  сезгә - егетләргә!

 

1 нче алып баручы.  Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

 

2 нче алып баручы ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырам.

 

Ана теле бер булыр

      Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына  әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп  белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

      Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.

      Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.

                (Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.)

 

 

      1 нче алып баручы. Без сезне ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырдык.

 

Сәхнәдә “Туган тел” җыры яңгырый. 8нче класс укучысы Ильясова Регина  башкаруында .

 

2нче алып баручы.

Ишеттем мин читтә “Туган телне”

Халкым, нинди моңлы көең бар.

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.

 

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм гына тыңлыйм туялмыйм.

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшем тыялмыйм.

                                        Ш. Галиев.

1 нче алып баручы. Тукайның “Туган тел”е җыр булып, халыкның рухи гимны булып киткән. Иң яраткан, җаны ачылган җыр - туган тел турында. Очраклы хәл түгел бу, яшәве шунда, гомере, үлемсезлеге шунда, дигән сүз! (Ш. Галиев).

2 нче алып баручы. Туган тел - Тукай теле, татар теле, татар әдәбиятының теле. “Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул.”( Х. Сәрьян).

 

1 нче алып баручы. Кичә башланганда “Ана теле бер бер булыр” дигән мөрәҗәгатьне укып киттек. Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте  аша “изге кан” булып керә. Бәбигә, сабыйга иң якын кеше - аның әнисе. Беренче  сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.

 

2 нче алып баручы. Безнең татар телебез - күп сынаулар кичкән тел. Бу турыда шагыйрь Наҗар Нәҗми :

                            Яндың да син, туңдың да син,

                            Нишләтмәде язмыш сине.

                            Дөньяда күп нәрсә күрдең

                            Әй мөкатдәс, татар теле,

                            Әй син батыр татар теле!- ди.

 

1 нче алып баручы.  Азамат, хәзерге вакытта  бик күпләр татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була, диләр. Ә син үзең ничек уйлыйсың?

 

2 нче алып баручы. Лилия, мин андыйларга болай дип җавап бирер идем. Иң элек  милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди  сүзләре белән:

“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”. Икенчедән, татар теле бер дә ким  тел түгел. Ул дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе. Ә дөньяда 6 меңнән артык тел бар, дидек. Өченчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

 

1 нче алып  баручы. Дүртенчедән, дип мин дәвам итим әле. Әйе, дүртенчедән, татарлар инглиз телен  тизрәк һәм  җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге   һ , ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең  дә байлыгы булып тора. 

 Азамат, син тагын шуны беләсеңме, үз татарыбыз арасында татар теле нигә кирәк ул, диючеләр булса да, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә  шактый икән бит. Югары уку йортларында да “Татар телен өйрәнү” кафедрасы бар. Анда 40 тан артык чит ил кешесе татар телен өйрәнә икән. Алар АКШ, Кытай,  Вьетнам, Германия кебек илләрдән килгәннәр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу,  тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.

 

2 нче алып баручы. Менә бит ничек. Димәк, татар теле нигә кирәк диючеләргә:

                     Телгә тимә- аңга тимә,

                     Телгә тимә- канга тимә,

                     Телгә тимә- намга тимә,

                     Тимә, тимә, җанга тимә!- дип өздереп әйтәсе килә.

 

1 нче алып баручы. Язучы М. Гафури моннан  күп еллар элек “Чуар тел” мәкаләсендә телне бозып сөйләүчеләрне тәнкыйтьләп яза. “Урысча укыган татарларның телне бозып сөйләшкәнен тыңлап торсаң ис китә. Алар яртысын русча, яртысын гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, 20- 30 елдан соң саф татар теле белән язылган китапларны аңлаучылар да булмас”,- дип бик борчылып язган.

 

2 нче алып баручы. Андый тел бозып сөйләүчеләр хәзер дә җитәрлек. Аларга Дәрдемәнд  шигыре белән җавап бирәбез:

           Кил, өйрән, и туган бер башка телне

           Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

           Катыштырма вә ләкин телгә телне

           Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

 

1 нче алып баручы. Заманында андыйларга Һ. Такташ та бик үткәзеп әйтә белгән бит.

 

2 нче алып баручы.      

И минем җандай кадерлем

И җылы, тере телем.

Кайгылар теле түгел син

Шатлыгым теле бүген.

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән.

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

                                     Х. Туфан.

1 нче алып баручы.

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң”әни”дип,

Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “әти” дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип.

Күзләреңә яшьләр тыгылыр

Туган телең әнә шул булыр.

                                               Зөлфәт.

 

2нче ал.б. Телне халык-дәрья белән, андагы сүзләрне мәржәннәр белән ча-

                   гыштыра бит:

                               Тел дигән дәрья бар,

                               Дәрья төбендә мәржән бар,

                               Белгәннәр чумып алыр,

                               Белмәгәннәр коры калыр.

                Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк. Сүзнең

                тылсымлы көчен тагын, тагын күзәтик.Телебезнең жәүһәрләренә

                күз ташлыйк, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник. Бераз шаярып,

                уйнап та алыйк, тапкырлыкта, зирәклектә ярышып карыйк.

 

1нче ал.б. Бүгенге лексик бәйге, чыннан да, сүзләрнең мәржән икәнен аңлар-

                  га  ярдәм итсә, максатыбызга ирешкән булырбыз.

                  Ә хәзер командаларны чакырыйк. Командалар рәхим итегез!

 

2нче ал.б. Кемнәр шаян сүз ярата,

                  Кем ярата көлергә,

                  Шулар бүген жыелдылар

                  Уен-көлке күрергә.

                  КВН, КВН,

                  Бик күңелле бу уен!

 

1нче ал.б. Шулай итеп,

                  Күңеллеләр һәм тапкырлар

                  Тотыныр ярышырга.

                  Һәр ике як бер-берсеннән

                  Теләмәс калышырга.

                   КВН, КВН,

                   Башлана кызык уен!

 

2нче ал.б. (Жюри белән таныштыру). Бүгенге бәйгенең жюри әгъзалары:

                  Кильмаматова Гүзәл Вилюр кызы,  Терегулова Гөлнара Габделхай                          

                  кызы,  Еникеева Зөлфия Ахат кызы.

1нче ал.б. Сүз командаларга бирелә. Беренче команда сүз сезгә.

 

 1.Сәламләү.

 

2.Ике сүздәге хәрефләрдән бер сүз яса. 

Уа+март  - умарта                   Там+ас – тасма

 Нил+тәкә - тәлинкә                 Как+уз – кузак

 Каны+шат – Актаныш             Как+ун – кунак

 Ат+чаба – чабата                      Камыш+бат – табышмак

 

 

3.Түбәндәге шигырь юллары кайсы шагыйрьләрнең шигырьләреннән ?

          Иртәнге таң нурыннан

          Уянды ромашкалар.

          Елмаеп, хәл сорашып,

          Күзгә - күз караштылар. ( М.Жәлил “Кызыл ромашка”)

 

          Нәкъ Казан артында бардыр

          Бер авыл- Кырлай, диләр.

          Жырлаганда жыр өчен,

          Тавыклары жырлай, диләр.( Г.Тукай “Шүрәле”)

 

4.Хаталы сүзне тап.

сәләм                          әмма

үлән                            фәкәть

һәлак                           кәгазь                                                                                                                кәләм                          тауык

           ауыл                           хәйкәл 

   

5.Мәкальләрне әйтеп бетер.                                                                                                 1.Бүгенге эшне …   (иртәгәгә калдырма)

2. Язның бер көне…( елны туйдыра)

3. Һөнәрле үлмәс…(һөнәрсез көн күрмәс)

4. Эш эшләми … (уңыш килми)

5. Иренгән…(ике эшләр)

6. Аз сөйлә …(күп эшлә)

7. Тел сөйли…(кул эшли)

8. Сөйдергән дә тел … (биздергән дә тел)

 

6.Сәнгатьле итеп яттан шигырь сөйләү. (Өй эше)

 

        Татар теле

Туган жирең- Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган жирең кебек назлы,

Жырдай моңлы татар теле.

 

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

 

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син татар теле.

 

Фәннән сине аерса да

Гасырларның афәт жиле,

Аксакалларыңдай олпат,

Акыллы син татар теле.

 

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине,

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

 

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син татар теле.

 

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син, батыр татар теле!

 

Кабатланмас үткәннәрең –

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле, дуслык теле.

                                   (Наҗар Нәҗми)

 

“Мин Җәмилә түгел, Женечка”

Аңлый алмыйм, нигә кайберәүләр                                                                                                               Үз телләрен рәтләп белмиләр.

Ә җитмәсә тагы,эчпошырып,                                                                                                                            Ике телне бутап сөйлиләр.

 ...Ике кызчык көлә-шаркылдаша,

 Кызып-кызып нидер сөйләшә;

 (Ә мин тыңлыйм юри читтән генә)

  Купшырагы болай эндәшә:                                                                                                                           - Писня белән рано утро

   Вись кумнатны яңгыратам,

   Чәчәкләрдәй быть красивай

    Учин даже яратам!.. -

    Икенчесе – модный чалбар тектергәне,

    Толымнарын кистергәне,                                                                                                                  Күз төпләре күк сөрмәле –                                                                                                      

 

Нәкъ кыланчык бер шүрәле:                                                                                                              &nbs

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 95 Kb
Количество скачиваний: 8
Просмотров: 71

Похожие материалы