«Яшь туристлар җыры» текстындагы лексик-грамматик материал. 6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:
Рус төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (6 сыйныф). «Яшь туристлар җыры» текстындагы лексик-грамматик материал.Дәреc тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү Максат: 1) а) учак ягып, түшәп сүзләрен өйрәнү; б) мендек, шаян, юлдаш, сәяхәт сүзләрен сөйләмдә кул¬лана белү; 2)Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен, монологик- диалогик сөйләмне үстерү; 3) Композитор иҗатына хөрмәт тәрбияләү; 4) МРК: Салих Сәйдәшев, Шәйхи Маннур иҗатларына күзәтү. Җиһазлау: Дәреcлек 111-112 битләр (Р.З.Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова” Татар теле”) методик кулланма 34 бит, мультимедиа проектор: композиторларның портретлары, “Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше” таблицасы (слайдта), “Хәл фигыль” таблицасы (слайдта) ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА Үзанализ. Без бу дәрестә Салих Сәйдәшев иҗатын өйрәнүне дәвам итеп, аның Ш. Маннур сүзләренә иҗат иткән “Яшь туристлар җыры” текстындагы яңа сүзләр белән таныштык. Тематик план буенча бу дәрес циклның 2 нче дәресен үз эченә алды Шушы сәбәпле дәрестә яңа сүзләр дә өйрәнелде, Салих Сәйдәшев иҗатын тирәнрәк күзаллау максатыннан аның музее буенча сәяхәт - презентация карау оештырылды. Дәрескә 4 максат куелган иде: 1) а) учак ягып, түшәп сүзләрен өйрәнү; б) мендек, шаян, юлдаш, сәяхәт сүзләрен сөйләмдә кул¬лана белү; тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау; 2)Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен, монологик- диалогик сөйләмне үстерү; 3) Композитор иҗатына хөрмәт тәрбияләү; 4) МРК: Салих Сәйдәшев иҗатына күзәтү. Дәреснең максаты җыр текстын өйрәнү өчен яңа сүзләр белән танышу, андагы сүзләрне башка ситуацияләрдә куллана белергә өйрәтү булганга, дәрескә сүзле карточкалар, ситуатив күнегүләр әзерләргә туры килде. Дәрес укучылардан хәл-әхвал сорашу белән башланып китте. Иртән комплимент ишетү, көн буена күңел күтәренкелеген тәэмин итә, укучыларда бер-берсенә хөрмәт тәрбияли. Дәреснең максатын әйтү – укучыларны игътибарлы булуга стимуллаштыра. Шунлыктан аларга дәреснең максаты әйтелде. Өй эше тикшерелгәннән соң, актуальләштерү этабында ишетеп аңлауга күнегүләр үткәрелде.Ишетеп аңлауга күнегүләр рус укучыларына сөйләмне аңлауга күнекмә бирә, шул сәбәпле мин дәрес саен ишетеп аңлауга күнегүләр үткәрәм.Дәреслекнең 2 нче күнегүен эшләү өчен исемнәрнең килеш, тартым категориясен, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшереп китү кирәк булу сәбәпле шул таблицалар белән эш оештырылды. Дәрес вакытының төп өлеше яңа сүзләр өйрәнүгә, грамматиканы тирәнтен кабатлауга, өйрәнгән сүзләрне төрле ситуацияләр буенча җөмлә төзегәндә куллануга сарыф ителде.Ситуатив күнегүләр дәрес барышында еш кулланылды. Дәрес азагында алар аерым карточкаларда бирелде. Болай эшләү укучыларның дәрес материалын ничек аңлауларын белү өчен уңайлы булды. Дәреснең йомгаклау өлешендә дәрестә үтелгән материалны аңлауны тикшерү максатыннан сораулар бирелде һәм укучыларның тулы җавабы дәреснең максатына ирешкәнлекне исбатлады. Дәрес С.Сәйдәшевнең репертуарыннан музыка тыңлау белән тәмамланды. Дәрес сөйләмә характерда, чөнки 70% күнегү сөйләмне имитацияләде.
Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 26.1 Kb
Количество скачиваний: 39
Просмотров: 121

Похожие материалы