Урок для 2 класса «Мәскәү шәһәренә сәяхәт»
Предмет: | Начальные классы |
---|---|
Категория материала: | Конспекты |
Автор: |
Башарова Язиля Зиннуровна
|
2нче сыйныф өчен әйләнә-тирә дәресенә конспект тәкъдим ителә. Дәреснең темасы «Мәскәү шәһәренә сәяхәт».
Дәрес яңа стандарт таләпләренә туры китереп эшләнелде. Һәр дәрес этабында формалаштырылучы универсаль уку гамәлләре аерып күрсәтелде. Дәрес 9 этаптан тора. Үз эченә алдагы эшләнгән проектны тәкъдим итүне дә алган. Туган авылыннан башланган белем, балаларны Мәскәү шәһәренә китерә. Һәр бала үз авылы тарихын да белергә тиеш.
Балалар белән берлектә ата-аналарның да эшчәнлеге күренә. Бала дәрестә Мәскәү шәһәренең күренекле урыннарына сәяхәт итә. Шәһәр тарихы белән таныша. Дәреснең төп максаты балаларны эзләнергә, үз тарихынны, мәдәниятеңне белергә, сакларга, аның белән башкалар алдында горурланырга өйрәтү. Үз милләтен, килеп чыгышын, ата-баба нигезен белгән бала гына игелекле, мәрхәмәтле, башкаларның хәзинәсенә сакчыл була.
Бу дәрес конспектына нигезләнеп һәр укытучы үз туган ягы белән бәйли, үз тарихын ача ала.2нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресеБашарова ЯзиләЗиннур кызы, Кукмара муниципаль районының Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы
Тема: Мәскәү шәһәренә сәяхәт
Максат: Мәскәү шәһәренең килеп чыгышы, истәлекле урыннары белән таныштыру.
Бурычлар:
Материал:
1. Федотова О. Н., Трафимова Г. В., Трафимов С. А. Әйләнә-тирә дөнья. Дәреслек. Ике кисәктә. Казан: «Хәтер»,2011.96-98нче бит.
Җиһазлау: презентация “Мәскәүгә сәяхәт”, балаларның презентацияләре, карта, һәр балага шартлы билгеләр карточкасы, фотографияләр, үзбәя өчен карточка.
Көтелгән нәтиҗә: Укучылар Россия картасыннан Мәскәү шәһәрен таба, аның төп истәлекле урыннарын атый. Өйрәнгән материалдан нәтиҗә ясый, әзерләнгән чыгышны башкаларга җиткерә. Сорауларга җавап бирә.I. Оештыру. Мотивация.
Максат: укучыларда уңай халәт тудыру, белем алуга мотивация булдыру.
- Хәерле көн телим таңнар саен,Аяз көннәр телим җиремә!Кояшлы көн телим барыгызгаҺәм иминлек телим илемә.
- Исәнмесез, балалар! Бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресебезне башлыйбыз.
- Тактадагы сүзләрне эчтән укыйбыз.
- Ә хәзер безнең дәрескә туры килгәннәрен сайлап алыйк әле. Дәресебез нинди булырга тиеш? Сез нинди булуын теләр идегез?
Тип материала: | Документ Microsoft Word (docx) |
---|---|
Размер: | 33.52 Kb |
Количество скачиваний: | 38 |