Урок по математике «4 не кушу һәм алу»

Предмет: Математика
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Выдержка из материала:

Тема : “4 не кушу һәм алу.”

Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү: дәрестәге гамәлләр эзлеклелеген әйтү; күмәк төзелгән план буенча эшләү: үткәнгә карап бердәй бәяләү дәрәҗәсендә эш утәлешенең дөреслеген бәяләү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшне бәяләгәннән соң төзәтүләр кертү.Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

Үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү: башкаларны ишет һәмтыңлый белү.Уткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белу; дәреслектән, тормыш тәҗрибәсеннән, дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга жавап бирү.

Предметара бәйләнешләр: Математика.

Әйләнә-тирә. Әдәби уку.

-Бик күп еллар элек Чулман суы ( хәзерге Кама) аръягыннан, Барҗа авылыннан Бикчәнтәй исемле карт үзләреннән ерак булмаган Салагыш авылы янындагы бер атауга күчә. Анда бер-ике ел яшәп, урынын ошатмый безнең якларны килеп карый.Монда урманлык, куаклык һәм төрле җимеш агачларына бай урын була, иң яхшысы челтерәп аккан чишмәләре, уңдырышлы туфрагы кызыксындыра. -Димәк, иң беренче безнең авылга күчеп килүче Бикчәнтәй исемле кеше була, һәм авылга да аның исеме бирелә.

- Без хәзер икенче тукталышта.

III. Уку мәсьәләсен кую. ( укучылар тактада парлап эшлиләр)

1+4= 5-4= 2+4= 6-4= 3 +4= 7-4= 4 +4= 8-4= 5+4= 9-4= 6+4= 10-4=

- Ә хәзер парлар алмашынып, бер-берегезнең эшләрен тикшерик.

- Без монда нинди эзлеклелек күрәбез? Дөрес, санга 4 не кушабыз, саннан 4 не алабыз. Дәреснең темасын әйтә алабызмы?

- Әйе, 4 не кушу һәм алу.

- Сәяхәтебезне дәвам итик. Туган авылыбыз чишмәсе турында сөйләү.

- Чишмә янына барып килик әле.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Дәреслек белән эш.№ 6, 113 бит телдән.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 64.5 Kb
Количество скачиваний: 5
Просмотров: 94

Похожие материалы